Яшел үсентеләр Россия дәүләт гадел хөкем университеты филиалы территориясендә барлыкка килгән.
Фото: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче май). 29 нчы апрельдә Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы территориясендә активистлар 400 чыршы, нарат, гөлҗимеш һәм спирея үсентесе утырттылар.
«Хәтер бакчасы» акциясен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан һәм Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәрделәр.
Агачлар һәм куаклар утырту бөтен Татарстан буенча 275 мәйданчыкта узды. Бер көн эчендә фронттан өйгә кайтмаган 378 мең татарстанлының батырлыгы истәлегенә 1,2 млн үсенте утыртылган. Акциягә 25 меңнән артык кеше кушылды, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.