Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2024, 11:25

«Экодвор» акциясенә казанлылар эшкәртү өчен 900 килограммнан артык икенчел чимал тапшырган

Чарага якынча 250 кеше килгән

Казанда «Ак чәчәкләр» бульварында узган «Экодвор» акциясенә шәһәр халкы 901 кг икенчел чимал җыйды. Моның зур өлешен 280 кг авырлыктагы чүпрәк-чапрак һәм 192 кг макулатура тәшкил иткән. Шулай ук халык төрле төрдәге пластик, батарея, металл, пыяла һәм башка фракцияләрне тапшырган.

«ЭкоЛогично» проекты хәбәр иткәнчә, чарага 250ләп кеше килгән. Икенчел чималдан тыш, халык приютлардагы хайваннар өчен 90,6 кг азык һәм 43 кг чүпрәк, плед һәм башка чүпрәк-чапрак алып килгән. Акциядә катнашучылар өчен уеннар, экоквест һәм мастер-класслар үткәрелде. Шулай ук шәһәр халкы кием-салым, китаплар, уенчыклар һәм үсемлекләр белән алмашкан.

Чараны «Чиста булачак», «ЛАПА», «Дресс-кроссинг» һәм башка проектлар ярдәмендә «ЭкоЛогично» хәрәкәте оештырган.

Казанда көн саен 1,7 мең тонна калдык формалаша, аларның күпчелеген полигоннарга җибәрәләр һәм бары тик аның якынча 10% ын гына чүп-чар төяү станциясе хезмәткәрләре сортларга аерып эшкәртүгә җибәрәләр. KZN.RU порталы җирле активистлар белән берлектә үз тормышына экологик гадәтләр кертү һәм чүп-чар коллапсына юл куймау өчен алты киңәш туплаган.

Барлык яңалыклар