Объектта эчке бизәү, фасад һәм түбә эшләре алып барыла
Фото: ТР Дәүләт торак фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). «Мәхәббәт» торак комплексында 1-3-3 номерлы 112 фатирлы йортның техник әзерлеге 90,5% тәшкил итә. Объектны Салават Күпере торак районында социаль ипотека программасында катнашучылар өчен төзиләр.
Хәзер йортта эчке бизәү, фасад һәм түбә эшләре алып барыла, тәрәзә конструкцияләре һәм эчке инженерлык челтәрләре монтажлана, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.
«Мәхәббәт» торак комплексында бер үк вакытта берничә объект төзелә. Барлыгы 2008 фатирга 14 үзгәрүчән катлы йорт (10 нан 18 катка кадәр) төзеләчәк.
Фатирлар чиста отделкада тапшырылачак. Алар сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматны читтән торып укуның автомат системасы белән җиһазландырыла.