Хәзер биналарның эчке отделкасы, фасадны бизәү һәм территорияне төзекләндерү бара.
Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче октябрь). Казанның Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасын төзү буенча эшләр 85% ка үтәлгән. Яңа учреждение киләсе елда инде беренче пациентларны кабул итәр дип планлаштырыла.
Поликлиника төзелеше агымдагы елның апрелендә башланды. Хәзер эшчеләр биналарның отделкасын башкара. Проект буенча бинаның беренче катында сөт кухнясы бирү зонасы, кабул итү бүлеге, йогышлы авырулар блогы, лаборатория, травмпункт һәм рентген кабинеты урнашачак. Бер кат югарырак педиатрлар кабинетлары булачак, ә тар профильле табиблар 2 нче, 3 нче һәм 4 нче катларда кабул итәчәк. Моннан тыш, 3 нче катта 7 урынга исәпләнгән көндезге стационар урнашачак.
Шулай ук белгечләр фасадны бизәү белән дә шөгыльләнәләр. Поликлиниканың керү төркеме дизайны, аның бүлмәләре кебек, бөтен ил буенча яңа медицина учреждениеләре төзүдә кулланыла торган брендбук нигезендә эшләнгән.
Моннан тыш, поликлиника территориясен төзекләндерү бара, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсе.
Совет районы халкына хезмәт күрсәтүче 6 нчы балалар поликлиникасының филиалы төзелеше «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча алып барыла. Биш катлы (4 дәвалау каты һәм бер техник) гомуми мәйданы 6,4 мең кв. метрга якын булган бина сменага 180 килүчене кабул итүгә исәпләнгән. Медицина учреждениесендә заманча амбулатор педиатрия өчен кирәкле бөтен нәрсә булачак. Поликлиникада якынча 245 хезмәткәр – педиатрлар һәм тар профильле табиблар эшләячәк.
Балалар поликлиникасының филиалы травматология пункты, йогышлы авырулар блогы, лаборатория һәм көндезге стационар булган күпфункцияле учреждение булачак, ул көненә 15 баланы кабул итә алачак. Сырхауханәгә Дәрвишләр бистәсеннән һәм күрше торак массивлардан балалар йөриячәк.
Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә төзелеш мәйданчыгында Казан Мэры Илсур Метшин булды.