Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.09.2024, 15:11

Казанның 85 сайлау участогында гриппка каршы мобиль вакцинация пунктлары эшләячәк

18 яшьтән алып, теләге булган һәркем прививка ясый алачак

ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә, 8 сентябрьдә, Казанның кайбер сайлау участокларында гриппка каршы вакцина ясалачак. 18 яшьтән алып, теләге булган һәркем прививка ясый алачак, үзегез белән паспорт алып килергә кирәк.

Мобиль вакцинация пунктлары Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының 20 сайлау участогында, Вахитов һәм Идел буе районнарының 28 мәйданчыгында, Киров һәм Мәскәү районнарының 18 җирендә, шулай ук Совет районының 19 пунктында эшләячәк, дип хәбәр иттеләр ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә. Тулы исемлекне сылтама буенча табарга була.

Исегезгә төшерәбез, казанлылар 463 сайлау участогында тавыш бирә алачак, шуларның 28е вакытлыча булу урыннарында урнашкан. 170 мәйданчыкта сәүдә оештырыла, тагын 20сендә – аниматорлар, мастер-класслар, уеннар һәм ярышлар белән интерактив программа. Тавыш бирүчеләр арасында 12 смартфон һәм бер Lada Vesta автомобиле уйнатылачак.

Шул ук көнне «Казан» Гаилә үзәге янында да концерт була. Мәйданда контракт буенча хәрби хезмәт турында сөйләячәкләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның мөрәҗәгатен һәм Татарстан гаиләләренең гореф-гадәтләре турындагы видеоязмаларны тәкъдим итәчәкләр, Ватанга мәхәббәт турында тамаша күрсәтәчәкләр, барлык яшьтәгеләр өчен активлык оештырачаклар. Мәйданчыкка тавыш бирүдән соң тапшырылачак «Гаилә белән сайлыйбыз» беләзекләре буенча барырга мөмкин булачак. Шулай ук беләзек белән җәмәгать транспортында бушлай йөрү каралган.
Барлык яңалыклар