В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиһазлар планлаштырылган вакыттан алда тоташтырылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Таблоны 1 нче апрельгә урнаштырырга планлаштырганнар, әмма иртәрәк башкарып чыгарга мөмкинлекләре туган. Яңа җиһазлар «Гуманитар институт» (ике юнәлештә дә), «Голубятников», «Дружба», «Лаврентьев», «Попов», «Миңнуллин», «Карбышев» тукталышларында пәйда булды. Шәһәрдә кояш батареялары белән тукланучы 24 мәгълүмат таблосы эшли. Аларны урнаштыру урыннары пассажирларның мөрәҗәгатьләре буенча сайланган.
Исегезгә төшерәбез, Казандагы һәр дүртенче тукталыш мәгълүмат таблосы белән җиһазландырылган, аның ярдәмендә пассажирлар җәмәгать транспорты килү вакыты турында белә ала. Шәһәрдә барлыгы 1422 тукталыш бар.