Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.10.2025, 10:21

Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел белән чагыштырганда 5,3% ка кимегән

2025 елның 9 аенда 1026 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган

Казанда агымдагы елның 9 ае дәвамында юл-транспорт һәлакәтләре санының кимүе күзәтелә. Ел башыннан бирле шәһәрдә 854 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 48 очракка кимрәк. Зыян күрүчеләр саны буенча да хәлләр уңай якка үзгәргән: мондый очрак 52 гә кимегән. Узган ел әлеге чорда юл-транспорт һәлакәтендә 20 кеше һәлак булса, агымдагы елда аларның саны – 16. Транспорт чаралары бәрелешү һәм җәяүлеләрне бәрдерү очраклары авария килеп чыгуның төп сәбәпләре булып кала бирә. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров үткәргән утырыш катлаулы көзге-кышкы чорда юл һәлакәтләрен профилактикалау һәм җәрәхәтләр санын киметү чараларына багышланган иде. Чарада катнашучылар юл-транспорт һәлакәтләре санын арттыру мөмкинлеге булдыра торган беренче кар һәм караңгы төшү белән бәйле очраклар турында фикер алыштылар. Балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүе белән бәйле вәзгыятькә һәм юл техникасын кышкы шартларда кулланылышка әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Комиссия эшендә Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре, мәгариф идарәсе һәм транспорт комитеты вәкилләре катнашты.

Казанда «таныклыгы булмаучылар» гаебе белән 37 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кешенең гомере өзелгән

Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин хәрәкәтне үзгәртү, каршы як полосага чыгу, дөрес маневр ясамау, юл чатларын узу кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең шәһәрдә бәрелү очракларын китереп чыгара торган төп сәбәпләр икәнлеген атап үтте. Агымдагы елда мондый юл фаҗигаләрендә алты кешенең гомере өзелгән.

Юл-транспорт һәлакәтенең чираттагы төре – җәяүлеләрне бәрдерү очраклары. 9 айда шундый 267 очрак теркәлгән. 152 авария җәяүлеләр кичүеннән читтә килеп чыккан. Мондый төр авариядә 5 кеше һәлак булган. Ел башыннан Казанда барлыгы 854 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 48 очракка кимрәк.

«Авария күрсәткечләренең бераз кимүе, әлбәттә, куанычлы хәл. Тик Казан юлларындагы аварияләр белән бәйле вәзгыять бүгенге көндә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Һәлак булган биш кешенең өчесе юлны тиешсез урында кисеп чыккан, икесе җәяүлеләр кичүендә светофорның рөхсәт сигналына чыккан килеш һәлак булган», - диде Михаил Савин.

Транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган яки мондый хокуктан мәхрүм ителгән затлар аркасында килеп чыккан юл һәлакәтләре Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре өчен шулай ук хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Агымдагы елда «таныклыгы булмаучылар» гаебе белән килеп чыккан 37 юл-транспорт һәлакәтендә 2 кешенең гомере өзелгән, 48 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган ел белән чагыштырганда мондый юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә, ди белгечләр.

Урам-юл челтәрләренең тиешле дәрәҗәдә яктыртылмавы

Көзге-кышкы чорда урам-юл челтәрен, шул исәптән җәяүлеләр кичүен һәм аларга килү юлларын тиешенчә яктырту юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең мөһим факторы булып тора.

5 августта Боевая урамы, 51 йорт адресы буенча җайга салынмаган җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда өч җәяүле тән җәрәхәтләре алган һәм Дорожная урамы, 5 йорт адресы буенча бер җәяүле зыян күргән.

Әлеге юл-транспорт һәлакәтләре кичке якта юлларның тиешле дәрәҗәдә яктыртылмавы нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Рөстәм Гафаров урамнарны яктырту мәсьәләсен даими контрольдә тотарга кирәклеген, бигрәк тә җәяүлеләр кичүе һәм аларга килү юллары янында яктырткычларны вакытында кабызу мөһимлеген әйтеп үтте.

Казанда 9 ай дәвамында балалар һәм яшүсмерләр катнашында 101 юл-транспорт фаҗигасе килеп чыккан, бер бала һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнү очракларын булдырмый калу аеруча кискен һәм көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала. Агымдагы елның 9 аенда, ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, шәһәрдә балалар һәм яшүсмерләр катнашында 101 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда бер бала һәлак булган, 109 ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

«Агымдагы елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре узган ел дәрәҗәсендә, әмма транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән балигъ булмаган зыян күрүчеләрнең саны сизелерлек артты. Балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары бик аяныч, алар юлны тиешсез урында кисеп чыга, яки светофор сигналына игътибар итми», - диде Михаил Савин.

Ул яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары оешкан мәктәпләр буенча уңай статистика күзәтелүе турында сөйләде һәм балаларны, яшүсмерләрне юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча шәһәр, республика күләмендәге бәйгеләргә җәлеп итүнең мөһимлегенә басым ясады.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Фәхретдинова билгеләп үткәнчә, Казан мәктәпләрендә яшь инспекторлар хәрәкәтенең 190 отряды оештырылган, аларда 3472 укучы катнаша.

Ул мәгариф учреждениеләрендә питбайк йөртүче балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан (аналитик мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта шундый 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән) нинди чаралар күрелүе турында сөйләде.

Уку елы башында Казанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә белем бирү кысаларында мәшгульлек мәсьәләсе буенча анкета сорауларына җаваплар алынган.

Анкета сорауларына барлыгы 21 меңнән артык укучы җавап биргән. Мәгълүматлардан күренгәнчә, шуларның 1646 сы – мототүгәрәкләрдә шөгыльләнергә һәм питбайк, квадроцикллар белән идарә итү күнекмәләренә өйрәнергә тели. 230 укучының исә мондый төр техникасы булуы ачыкланган.

«Анализ мәгълүматлары, шәһәр мохитендә бәхетсезлек очракларын һәм техниканы законсыз куллану ихтималын киметергә мөмкинлек бирә торган, укучылар тарафыннан ихтыяҗ сизелгән дәресләр кирәклеге турында сөйли. Казанда техник юнәлеш кысаларында барлыгы 6590 укучыга өстәмә белем бирелгән», - дип аңлатты Энҗе Фәхретдинова.

Рөстәм Гафаров балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнү очракларын булдырмый калу эшен көчәйтергә һәм укучыларга мөмкин кадәр күбрәк анкета таратырга, аларны техник юнәлештә белем бирә торган түгәрәкләргә җәлеп итәргә кушты.

«Безгә һәр укучы белән аерым эшләргә кирәк, теләге булганнарны мототүгәрәкләргә җәлеп итү мөһим. Яшь вакыт бер генә, аларның питбайкларда җилдерәсе килүен яхшы аңлыйбыз. Иң мөһиме – мәктәп укучыларының оешкан төстә шөгыльләнүе өчен төркемнәр туплау», - дип бурычларны билгеләде Башкарма комитет җитәкчесе.

Шәһәрнең махсус техникасы 81% кышка әзер

Транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров юлларда аварияләр күпләп була торган урыннарны бетерү эше турында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Казанда аварияләр күпләп була торган 68 урын барланган, аларда 250 юл һәлакәте теркәлгән.

Әлеге участокларда юл-транспорт хәлен яхшырту чараларын гамәлгә ашыру кысаларында республика бюджетыннан 150 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Авария участокларының һәрберсен яхшылап анализлап юлның әлеге өлешләрендә хәрәкәт иминлеген арттыру чаралары эшләнгән. Өстәмә ясалма яктырткычлар куелган, җәяүлеләр өчен проекция юллары булдырылган, юл билгеләре алыштырылган.

Утырышта шәһәр техникасының кышка әзерлеге турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр балансында 560 берәмлек махсус техника исәпләнә. Шуларның 81% көзге-кышкы чорда эшләргә әзер. Өстәмә рәвештә 8 себерү машинасы сатып алынган. Оешмаларда барлыгы 483 машина йөртүче эшли, тагын 200 кешене эшкә җәлеп итәргә кирәк.

Сүзен йомгаклап, Рөстәм Гафаров массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз хезмәттәшлек итү кирәклегенә басым ясады. Юл иминлеге кагыйдәләре мәсьәләләре ешрак яктыртылган саен, кешеләр юлларда үзләрен саграк тотачак, дип саный җитәкче.

Барлык яңалыклар