Бу Зөя - Ходяшево аралыгында ремонт эшләре үткәрелү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). 4, 8, 11 һәм 15-нче октябрьдә Зөя-Ходяшево аралыгында ремонт эшләре башкарылачак. Шуңа бәйле рәвештә Казанның ике шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк.
6324-нче номерлы Паратск – Казан поезды Паратск станциясеннән 07.50 сәгатьтә кузгалып китә (16 минутка соңрак). Алга таба үзгәрешләр юл барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә поезд 09.04 сәгатьтә килә (17 минутка соңрак).
6362-нче номерлы Зөя – Казан поезды Зөя станциясеннән 07.23 сәгатьтә (17 минутка соңрак) китә. Алга таба үзгәрешләр юл барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә поезд 08.56 сәгатьтә килә (26 минутка соңрак), дип хәбәр иттеләр «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәтендә.