Төзелешне 2024 ел ахырына тәмамларга планлаштыралар
Фото: ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). Казанның «Мәхәббәт» торак комплексында 1-1-1 йорты 37% ка әзер. Хәзерге вакытта төзүчеләр 12 нче катның тимер-бетон панельләрен монтажлыйлар.
160 фатирлы йортта эшләрне 2024 ел ахырына тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондында. Объектны төзү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсен үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Элегрәк KZN.RU «Мәхәббәт» торак комплексында 112 фатирлы йортның 45% ка әзер булуын хәбәр итте. Комплекс территориясендә 2008 фатирга 10-18 катлы 14 торак объект төзеләчәк. Биналар ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына социаль ипотека программасы буенча төзелә.