В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу коронавирус инфекциясе профилактикасы кысаларында мәктәп укучыларына кертелгән дистанцион укуларга старт бирелү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель, Алена Мирошниченко). Бу атнада Татарстанда элемтә операторларына йөкләнеш 30%-ка арткан. Аерым алганда, бу коронавирус инфекциясе профилактикасы кысаларында мәктәп укучыларына кертелгән дистанцион укуларга старт бирелү белән бәйле.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында онлайн-брифинг барышында Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләгәнчә, төбәктә интернет-хезмәтләрне 9 элемтә операторы күрсәтә, алар 1 млн абонентны өй интернеты белән тәэмин итә. 30-нчы марттан 7-нче апрельгә кадәр интернетның түбән тизлегенә шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүчеләр саны арту теркәлгән, бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителде. Иң күбе онлайн-дәресләр уздыручы укытучылар мөрәҗәгать итә. «Йөкләнешне бүлү өчен, укытуны ике сменада карарга һәм белем алу өчен берничә төрле платформа сайларга тәкъдим ителде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы өчен аерым онлайн-платформа булдыру мәсьәләсе дә эшләнә, - диде Л.Галимова.
Шулай ук интернет-провайдерлар Татарстан Президентына берничә тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Беренче чиратта, компанияләргә гаджетларга ихтыяҗ арту белән бәйле рәвештә элемтә салоннарын ачу өчен рөхсәт кирәк. Президент мәсьәләне өйрәнергә вәгъдә итте һәм санитар-эпидемиологик нормаларны истә тотарга кирәк, дип билгеләде.
Бүген Татарстанда укытучыларның бер өлеше, челтәргә өй үткәргечле тоташулар булмаганга күрә, кәрәзле интернетны кулланып эшлиләр. Шуңа бәйле рәвештә провайдерлар бушлай нигездә мондый укытучыларны өй интернетына тоташтырырга һәм педагогларга, белем бирү процессын бозмас өчен, баланста акча җитмәгәндә дә белем бирү платформасыннан бушлай файдалануны тәэмин итәргә әзер. Президент әлеге тәкъдимнәрне хуплады һәм компенсация мөмкинлеген күздә тотуын билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, Казанда масштаблы дистанцион укыту беренче тапкыр гамәлгә ашырыла. Укучылар, ата-аналар, педагоглар үзләренең сораулары белән кайнар линия телефоннары буенча мөрәҗәгать итә ала: Мәгариф идарәсе: +7(927)465-79-10; Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе: +7(927)400-46-38; Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе: +7(927)400-44-32; Совет районы администрациясе: +7(927)400-52-43; Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе: +7(927)400-49-51. Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00-дән 18.00-гә кадәр (12.00-дән 13.00-гә кадәр тәнәфес) кабул ителә.