В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез шәһәрдә 9 градуска кадәр җылылык көтелә.
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә ТР башкаласында болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем фаразланмый, температура +5-7 градус булыр дип көтелә. Көндез көчле яңгыр, көчле җил һәм 7-9 градуска кадәр җылылык көтелә, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология үзәге.
Пәнҗешәмбе, 29 нчы сентябрьдә, Татарстанда синоптиклар болытлы һава торышы фаразлый, көчле яңгыр һәм секундына 15-20 метрга кадәр җил булачак. Төнлә термометр баганалары +3-8 градуска кадәр төшәчәк, көндез +7-12 градуска кадәр җылытачак.
30 нчы сентябрь, җомга көнне, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Бераз яңгыр да көтелә. Төнге температура +3-8 градус булачак, көндез һава +8-13 градуска кадәр җылыначак.