Кунакларны уен мәйданчыклары, мастер-класслар, иҗат коллективларының концерт-презентациясе, шулай ук бию флешмобында катнашу көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Казанның Җиңү проспектындагы 58-нче номерлы йорт ишегалдында урнашкан «Бәхетле балачак» скверында «Ял ярминкәсе» узачак.
Кунакларны уен мәйданчыклары, мастер-класслар, иҗат коллективларының концерт-презентациясе, шулай ук бию флешмобында катнашу көтә.
«Ял ярминкәсе» 28-нче августта 17.00 сәгатьтә ачыла, дип хәбәр итә Казанның «Подросток» яшүсмерләр клублары берләшмәсе.