2024 елда Татарстан башкаласына 264 мең чит ил туристы килгән, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27,4% ка күбрәк. Казанга ешрак Кытай, Һиндстан, Иран, Төркия һәм Белоруссиядән кунаклар килгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
«Казан» халыкара аэропорты 5,4 миллионга якын кешене күчергән, бу һава аланының яңа
рекорды булган. Берничә шәһәр белән турыдан-туры авиаэлемтәләр, шулай ук М12 трассасы ачылу нәтиҗәсендә, Урал төбәкләреннән, Үзәк федераль округның кайбер өлкәләреннән, күрше төбәкләрдән — Түбән Новгород һәм Киров өлкәләреннән туристлар тарафыннан кызыксыну артты.
«Туристлык сезоны нәтиҗәләре чыннан да тәэсирләндерә. Туристлар агымы үсешенә, әлбәттә инде, М12 трассасы да үз өлешен кертте, моның өчен федераль хөкүмәткә аерым рәхмәт. Моңа өстәп безнең аэропортның Россия шәһәрләре һәм башка илләр белән яңа авиаэлемтәләре керә. Соңгы елларда эчке турист өчен көрәшкәндә, Россиянең дустанә илләреннән кунаклар җәлеп итү буенча яңа мөмкинлекләргә дә тиз җавап бирергә кирәк», – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Бүгенге көндә туристлыкны алга җибәрү өчен төп юнәлешләр булып Казан белән уңайлы транспорт элемтәсе белән бәйле өметле чит ил базарлары санала. Алар арасында — Төркия, Кытай, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Белоруссия. «КХР Генераль консуллыгы белән берлектә (Казан белән Шанхай арасында авиаэлемтәне ачу кысаларында) Кытай туристлары өчен махсус туристик маршрут булдыру буенча эш алып барыла», – дип өстәде Дарья Санникова.
2024 ел дәвамында Иркутск, Грозный, шулай ук Сәмәрканд хокимияте (администрациясе) белән туризм өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. «Казанның дөньяның 25 илендәге 72 шәһәре белән хезмәттәшлек турында килешүләре, тугандаш элемтәләре бар, һәм бу потенциалдан максималь файдаланырга кирәк», – диде Рөстәм Гафаров.
Баку, Истанбул, Ярославль, Калуга, Волгоград, Якутск партнер шәһәрләрендә — туризмны алга сөрү буенча уртак эш кысаларында – Казанга чакыру белән баннерлар урнаштырдылар. Реклама кампаниясенең гомуми колачы якынча 20 млн кеше тәшкил итте. Шулай ук Telegram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә Казанның башка шәһәрләр белән туристлык мөмкинлекләре турында реклама мәгълүмат алмашу актив алып барыла.
Моннан тыш, комитет БРИКС шәһәрләре һәм илләре белән туристик чаралар эшли һәм аларда катнашырга планлаштыра.
Рөстәм Гафаров шәһәрдә икътисад һәм сәнәгать үсеше белән бергә «командировка туристлары» арта баруына игътибар итте. «Шуңа күрә без Икътисадый үсеш комитеты һәм кулланучылар базары комитеты белән берлектә, бу агым да үтеп китмәсен өчен, бездә булган бөтен сәнәгать күргәзмәләрен эшләп бетерү бурычын куябыз, – дип йөкләде Башкарма комитеты җитәкчесе. – Бу сектордан максималь файдалану: без сәфәр кылучыларны Казанда башкарылган эшләр, кертелгән үзгәрешләр, яңа тармаклар, сәнәгать агымнары, шәхси һәм кече эшмәкәрлек белән кызыксындыра алыр идек».