Республика программасын гамәлгә ашыруга Казанда быел 4,27 млрд сум бүлеп бирелгән. Барлыгы алты ел эчендә, агымдагы елны исәпкә алып, программа кысаларында 2742 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк. Аларда 3,6 млн квадрат метрга якын асфальт-бетон өслек төзекләндереләчәк. Нәтиҗәдә Татарстан башкаласында, ТИБ инвентаризациясе нигезендә, 3475 ишегалды булган 733 ишегалды территориясен төзекләндерәсе калачак.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.05.2025
Видеорепортаж
05.05.202514:04
Казанның торак массивларында 90 урам төзекләндереләчәк
Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр 20% ка башкарылган
Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 20% ка эшләр башкарылган. Быел барлыгы 464 күпфатирлы йортның ишегалларын төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

Бүгенгә 11 ишегалдында юл эшләре тәмамланган, тагын 171ендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Быел программа буенча иң зур объект Кол Гали, Завойский һәм Фучик урамнарындагы 15 йорт ишегалды комплексы булачак. 103,5 мең кв.м мәйданда 8 меңнән артык кеше яши.

«Яңартылачак иң кечкенә ишегалды Мәскәү урамндагы 53 йорт адресы буенча урнашкан. Аның мәйданы нибары 583 кв.м. Ул 37 кеше өчен ишегалды территориясе булып тора», — дип сөйләде Игорь Куляжев.

Республика программасын гамәлгә ашыруга Казанда быел 4,27 млрд сум бүлеп бирелгән. Барлыгы алты ел эчендә, агымдагы елны исәпкә алып, программа кысаларында 2742 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк. Аларда 3,6 млн квадрат метрга якын асфальт-бетон өслек төзекләндереләчәк. Нәтиҗәдә Татарстан башкаласында, ТИБ инвентаризациясе нигезендә, 3475 ишегалды булган 733 ишегалды территориясен төзекләндерәсе калачак.

2025-05-05T14:30:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.