Бу халыкара икътисади форум үткәрү белән бәйле
Фото: Марат Мөгыйнов
Тыю Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе тәкъдиме буенча кертелә. Ул форум уздырылачак урыннарга кагылачак. Әлеге участокларда электр самокатларында һәм велосипедларда хәрәкәт автомат рәвештә ябылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, форум дөньяның 80 иленнән 11 мең вәкилне берләштерәчәк. Аны уздыру бөтен ил күләмендә зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин.