В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава торышы начарайган очракта, шәһәрлеләрне мөмкин булганча биналардан чыкмаска һәм автомобильләрне зур агачлар янында калдырмаска чакыралар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). 16-нчы июльгә Татарстанда һәм аның башкаласында шторм кисәтүе игълан ителде – яшенле көчле яңгыр, җил, боз көтелә.
Казанда җомга көнне урыны белән кыска вакытлы көчле яшенле яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, яшен вакытында 15-20 м/с ка кадәр кыска вакытлы, локаль рәвештә 24 м/ ка кадәр көчәюе көтелә. Алдагы төндә һава температурасы 17-19 градус җылы, түбән урыннарда +14 градустан +16 градуска кадәр, иртәгә көндез – +27 градустан +29 градуска кадәр җылы булачак.
Тулаем алганда, республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез көчле яңгыр һәм боз явачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача, яшен вакытында 15-20 м/с, көндез 24 м/с ка кадәр артырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +11 градустан +16 градуска кадәр, көнбатыш районнарда – +19 градуска, көндез +26 градустан +31 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Әйләнә-тирә мохитнең гидрометеорология һәм мониторинг идарәсе.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе республика һәм аның башкаласында яшәүчеләргә биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга һәм балаларны күзәтүсез калдырмаска киңәш итә.
Урамда көчле җил булганда җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында ышыкланырга кирәк, йортларның диварлары янында качып торырга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материалларының төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына һәм төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Шулай ук зур агачлар янында булырга һәм алар белән янәшә автотранспорт куярга ярамый – җил сындырган агач ботаклары зур куркыныч тудыра ала.
Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Яшен булганда машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында бик игътибарлы булу, ә җәяүлеләргә – автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда югары саклык саклау мөһим. Шулай ук халыкны ерак араларга сәфәрләрдән баш тартырга чакыралар.