Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2024, 15:24

Казанның 140 юл участогында сумаласыман сыек асфальт кулланып башкарылган ремонт эшләре тәмамланды

Чокыр ремонтын тагын 100 участокта башкарырга планлаштыралар

Фото: Марат Мөгыйнов

Казанның 140 юл участогында сумаласыман сыек асфальт кулланып башкарылган ремонт эшләре тәмамланды. Копылов – Ленинград, Натан Рахлин, Нурихан Фәттах, Петербург – Назарбаев һәм башка урамнарда чокыр ремонты үткәрелде, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында. Быел эшләрне тагын 100 участокта башкару планлаштырыла. Хәзер аларда 25 берәмлек техника һәм 48 юл хезмәте хезмәткәре эшли.

Проблемалы участоклар сезоннар арасында температураның кискен тирбәлеше һәм транспорт хәрәкәтенең югары интенсивлыгы аркасында барлыкка килә. Чокыр ремонты быелгы программага кермәгән урамнарда масштаблы юл-төзелеш эшләре башланганчы башкарыла. Беренче чиратта, иң зур автомобиль агымы һәм җәмәгать транспорты маршрутлары күп булган юл участокларын яңарталар. Машина йөртүчеләрнең мөрәҗәгатьләре дә исәпкә алына.

5 кв метрга кадәр тирәнлектәге һәм авария хәлендәге чокырларны, махсус эшкәртүдән соң, сумаласыман сыек асфальт-бетон белән тутыралар. Әлеге катнашманың температурасы +180 нән +220 градуска кадәр булырга тиеш.

Юл хәрәкәтенә комачауламас өчен, хәзер эшләр күбесенчә кичке һәм төнге вакытта башкарыла.

Чокырларны сумаласыман сыек асфальт белән ремонтлауда 25 берәмлек техника катнаша, шул исәптән катнашманы китерү өчен биш термомиксер, биш махсус фреза һәм дүрт компрессор. Беренче этапның барлык эшләре юлларны агымдагы карап тоту кысаларында башкарыла.

Чокырларны ремонтлау буенча эшләрнең икенче этабы һава торышы җылынгач булыр дип көтелә. Белгечләр тыгыз кайнар асфальт-бетон куллана башлаячак, ремонт үзе зур участокларда үткәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча тугыз урам участогы ремонтланачак. Эшчеләр юлның һәм тротуарларның асфальт-бетон өслеген яңартачаклар, куркынычсызлык коймалары, юл билгеләре, тышкы яктырту челтәрләре һәм светофор объектлары урнаштырачаклар.

Фоторепортаж
Казанда чокыр ремонты бара
Видеорепортаж
12.04.2024 14:15
Казанда чокырларны ремонтлауга 25 берәмлек техника һәм 48 юл эшчесе җәлеп ителгән
Барлык яңалыклар