Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.07.2023, 12:19

«Без. Трамвай. Мәхәббәт»: Казан яшь тамашачы театры икенче аудиоспектакльне башлап җибәрә

Аны чәршәмбе көнне 23:00 сәгатьтә «Җиңү Проспекты» метро станциясе» тукталышыннан (Азино ягына) тыңларга мөмкин булачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июль). Казан яшь тамашачы театры икенче аудиоспектакль башлап җибәрә. Ирина Васьковская пьесасы буенча әзерләнгән «Без. Трамвай. Мәхәббәт» спектакле гашыйк яшүсмерләр Егор һәм Алина, шулай ук ялгыз пенсионер Аркадий Иванович тарихын сөйләячәк.

«Без. Трамвай. Мәхәббәт» чәршәмбе көнне 23:00 сәгатьтә «Җиңү Проспекты» метро станциясе» тукталышыннан (Азино ягына) уйнатыла башлый. Соңгы тукталыш «Тимер юл вокзалы» булачак. Спектакльнең озынлыгы бер сәгатькә якын булачак – тамашачыларга колакчыннар таратылачак, ә декорацияләр Казан күренешләре булачак. Билет сату август аенда ачылачак, аудиоспектакль 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр өчен билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр Яшь тамашачы театры матбугат хезмәтендә.

Режиссеры – Радион Букаев, композиторы һәм тавыш режиссеры – Альфит Фәрхәдшин. Спектакльдә ТР халык артисты Сергей Мосейко, ТР атказанган артистлары Алсу Густова, Павел Густов, Алексей Зильбер, Гүзәл Шакирҗанова, Дмитрий Язов, артистлар Гүзәл Вәлишина, Ярослав Кац, Валерий Антонов, Дарья Бакшеева, Руслан Зөбәйрәев, Полина Малых, Мария Мухортова, Эльвина Сафина һәм Руслан Шәрипов катнаша.

Исегезгә төшерәбез, трамвайда беренче аудиоспектакльне Яшь тамашачы театры 2021 елда башлап җибәрде.

Барлык яңалыклар