Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2022, 12:23

«Без казанлыларны бәйрәмнән мәхрүм итә алмыйбыз»: шәһәрдә яңа ел бизәлеше буенча эшләр башланды

Быел яңа инсталляцияләр сатып алмау турында карар кабул ителде – узган елгы бизәгечләр ремонтланачак һәм эленәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы ноябрь, Диана Жиленкова). Быел Казанда яңа ел бизәлеше элементларын сатып алуга бюджет акчалары җибәрелмәячәк. Шәһәр урамнарында узган елгы иллюминацияләр һәм бизәкләр урнаштырылачак. Бу хакта журналистларга ТР башкаласы Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов сөйләде.

«Безнең адреска шәһәрнең быел ничек бизәләчәге турында бик күп сораулар килә. Без казанлыларны бәйрәмнән мәхрүм итә алмыйбыз дигән нәтиҗәгә килдек, бигрәк тә аны балалар көтгәндә. Яңа ел – кешеләрне якынайта торган гаилә бәйрәме», - диде ул. Спикер шәһәрнең яңа ел бизәлеше кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен дә мөһим, дип өстәде. «Бу кафе, рестораннар һәм таксилар. Казанга туристлар агымы югары булып кала. Без шәһәр икътисадына ярдәм итәбез һәм кешеләр яңа елны гадәттәгечә каршы алсын өчен барлык чараларны да эшләячәкбез. Яңа ел җиһазларының барысы да безнең муниципаль предприятиеләр көче белән урнаштырылачак. Ул аларның складларында саклана. Хәзер аны ремонтлыйлар һәм тәртипкә китерәләр», - дип дәвам итте ул.

Мәсәлән, Ленин дамбасында яктырту терәкләрендә (90 данә) яктылык консольләрен монтажлау, Меңьеллык мәйданында һәм Иске Татар бистәсе территориясендә «2023» яктылык конструкцияләрен урнаштыру, «Черек күл» паркыннан Кремль урамына кадәр (111 данә) Кремль һәм Лобачевский урамнарында терәкләрне бизәү планлаштырылган. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда «Лилия» (8 данә) яктылык композицияләре пәйда булачак, 4,5 мең лампа һәм 867 метр озынлыктагы гирляндалар Болак ермагы аша күперләрне бизәячәк, ә Пушкин урамында «Чыршы» һәм «Кар бөртекләре» яктылык конструкцияләрен урнаштырачаклар.

Бауман урамында 39 яктылык аркасы куелачак, аларның һәркайсында конструкция формасына карап 1 меңнән 1,2 меңгә кадәр лампочка бар. Бөтен урам буенча 42 меңнән артык лампочкадан торган 3 төрле яктылык аркасы булачак. Ә Бауман урамы буенча, Тукай мәйданы янындагы төп яктылык инсталляциясендә төрле төстәге 10 меңнән артык лампочка монтажлана.

А.Сәлахетдинов сүзләренә караганда, бизәү эшләре шулай ук Танк боҗрасы һәм Оренбург тракты тирәсендә, Парин, Н.Ершов, Гвардия, Н.Назарбаев урамнарында һәм Универсиада проспектында башкарылачак.

Шушы көннәрдә «Черек күл» паркында яңа ел иллюминацияләрен урнаштыру башланды. Биредә Festi студиясенең яктырту конструкцияләре барлыкка киләчәк – бу шугалакның төрле ягыннан 16 меңнән артык лампочка һәм 4 элементта 2 мең лампочка. Башка җәмәгать урыннары да игътибарсыз калмаячак. Барлыгы 15 шәһәр паркы бизәләчәк: Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы, Горки-Әмәт урманы, «Крылья Советов», «Калейдоскоп», «Континент», Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамы паркы, Урицкий исемендәге парк, Аксенов һәм Тинчурин, «Комсомолец» скверлары, Лядской бакчасы һ.б.

Шул ук вакытта «Казан» гаилә үзәге янындагы территориядә светодинамик бизәлешле һәм анимацияле гөмбәз белән 35 метр биеклектәге үзәк шәһәр чыршысы төзеләчәк. «Чыршы» яктылык инсталляциясе 76,5 мең яктылык гирляндасын үз эченә ала һәм 1280 гирляндадан торган «Чатыр» композициясе белән кушыла. Чыршыны 155 яктылык шары һәм 504 йолдыз бизәячәк. Ә Яңа ел ярминкәсен үткәрү өчен 10 стильләштерелгән йорт урнаштырылачак.

Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, якын арада Болактагы яктылык җиһазларын монтажлау башланачак.

Фоторепортаж
Казанда шәһәрне яңа елга бизәү буенча эшләр башланды
Видеорепортаж
19.11.2022 10:34
Казанда шәһәрне яңа елга бизәү буенча эшләр башланды
Барлык яңалыклар