В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике атна эчендә Казан волонтерлары фронт яны территорияләрендә 70 тән артык хайванны стерильләштергән
«Көчекләр патруле» приюты фотосы
Кировскта операцияләр һәм стерильләштерү чаралары дәүләт ветеринария станциясе базасында җирле халыктан алынган гаризалар нигезендә башкарылган.
Дарулар, бинтлар, антисептик һәм зарарсызландыручы чаралар битараф булмаган казанлылар тарафыннан җыелган. Яхшы күңелле кешеләр ярдәме белән хуҗасыз калган хайваннарга ярты тонна азык җыелган.
«Без фронт яны территорияләрендә ветеринария ярдәменә ихтыяҗның ни дәрәҗәдә зур булуын күрәбез. Бу безнең өчен дәвалау эше генә түгел – бу хайваннарга куркынычсызлык хисен кире кайтару һәм иң авыр вакытларда кешеләр янында кала торган җан ияләре турында кайгырту ысулы да», - дип сөйләде Светлана Ким.
Волонтерлар бу елның июль аенда беренче экспедиция белән барган булган инде. Хайваннарны «Кошкин дом» приюты бинасында караганнар һәм операцияләрне дә шунда ук ясаганнар. Элек, әлеге базада, ветеринария табибы һәм хирург тикшерүләр үткәрә, операцияләр ясый торган клиника булган.

Татарстан башкаласыннан табиблар килүгә приют волонтерлары дәвалауга мохтаҗ хайваннарны сайлап куйганнар.
«Көчекләр патруле» приюты табиблары Донецкта алты көн дәвамында ярдәм күрсәткән, ике көн буе операцияләр ясаган. Бу көннәрдә хирург бертуктаусыз эшләгән, һәр ярты сәгать саен операция өстәленә яңа хайваннар китерелгән. Барлыгы 30 эт һәм мәчегә операция ясалган. Нигездә, бу хайванны үрчетү сәләтеннән мәхрүм итүгә юнәлдерелгән хирургик процедуралар булган.
Экспедиция вакытында команда Красногоровка шәһәренә барып, кешеләр белән беррәттән хезмәт итә торган мәчеләрне һәм этләрне дәвалау өчен алып кайтканнар. «Хәрби хезмәткәрләрнең гомерләрен саклап калуда хайваннар мөһим роль уйный. Пилотсыз аппаратлар очканда, этләр өрә башлый. Шул рәвешле, сугышчылар дроннар очуын аңлый», - дип билгеләде экспедиция җитәкчесе Светлана Ким.

Кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, йортсыз хайваннар «Кошкин дом» карамагына тапшырыла. Приютта аларга яңа хуҗалар табарга тырышалар. Волонтерлар җиде хайванны үзләре белән Казанга алып кайткан. Ике песи һәм өч көчеккә яңа хуҗалар табылган, тагын ике песине «Көчекләр патруле» клиникасында дәвалыйлар.
Казан волонтерлары 2026 елның язында янә гуманитар миссияне үтәү өчен яңа планнар белән яши.
«Әлбәттә, мондый шартларда эшләү бик авыр, ләкин коткарылган хайванның сиңа ышана башлавын күргәч, операция өстәлендә үткәрелгән һәр минутның бушка узмаганын аңлыйсың. Без, булдыра алганча, ул якларга кире барачакбыз», - дип сүзен йомгаклады Светлана Ким.