В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ведомствода зыян күрүчеләрнең социаль портреты үзгәрүен билгеләп үтәләр – җинаятьчеләр даими кереме булган, кредит алырга яраклы корбаннарны сайлый.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август, Камилә Гобәйдуллина). Караклар хәйләсенә эләгеп, татарстанлылар атна саен 10-15 млн сум акча югалта. Агымдагы ел башыннан республика халкы җинаятьчеләргә 500 млн сумнан артык акча күчергән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт гражданлык хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Марина Шнитенкова сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, безнең республика дистанцион караклар саны буенча Россиядә дүртенче урында тора. Татарстанны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Краснодар крае генә узып китте. «Өлешчә бу икътисади фактор белән дә аңлатыла. Безнең төбәк үсә, шуңа күрә республика халкы – караклар өчен татлы кисәк. Әгәр 2019 елда Татарстанда барлык теркәлгән җинаятьләр арасында дистанцион алдалаулар саны 16% тәшкил итсә, 2020 елда аларның өлеше 23%-ка кадәр арткан, ә быел инде барлык җинаятьләрнең чирегенә кадәр», – дип саннар китерде М.Шнитенкова.
Шул ук вакытта Татарстан Идел буе федераль округында беренче һәм илдә җинаять эшләре һәм тоткарланган караклар саны буенча җиденче урында тора, дип билгеләп үтте спикер. Әйтик, күптән түгел республика хокук саклаучылары җинаятьчене ачыклый һәм аны самолетта тота алган. Эчке эшләр министрлыгы версиясе буенча, Молдова кешесенең11 Казан пенсионерын алдауга катнашы булган. Аларга билгесез кешеләр шалтыратып, аларның туганнары бәлагә эләккән һәм ашыгыч рәвештә акча кирәк булуы турында сөйләгән. Хәзер ир-ат сак астында. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан полиция хезмәткәрләре еш кына башка төбәкләргә командировкаларга җибәрелә. Быел гына да алар 200 тапкырдан артык тоткарлауга чыккан.
Алдауның иң киң таралган ысуллары булып, янәсе, банк хезмәткәрләреннән шалтыратулар һәм төрле интернет-мәйданчыкларда мошенниклык тора. М.Шнитенкова банклардан картада күрсәтелгән кайнар линия номеры буенча гына шалтырата алуларына игътибарны юнәлтте. «Күптән түгел республика кешесе 5 мең сумга өр яңа комплектациядә трактор сатып алырга маташкан, әмма без реаль тормышта мондый хәлнең булуы мөмкин түгеллеген бик яхшы аңлыйбыз. Мәҗбүри тәртиптә рәсми сайтны карагыз. Әгәр сатучы белән элемтәдә торасыз икән, аның видео, фотографияләр җибәрүен, шул исәптән товар белән янәшә торучы сатучының үзен җибәрүне таләп итегез», – дип киңәш итте спикер.
М.Шнитенкова сүзләренә караганда, соңгы вакытта зыян күрүчеләрнең социаль портреты да үзгәргән. Элек караклар хәйләсенә нигездә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр эләгә торган булган. Хәзер еш кына 30 яшьтән 49 яшькә кадәрге кешеләрне дә алдыйлар. «Бу үз даими кереме булган эшләүче кешеләр. Җинаятьчеләр моны исәпкә ала, алар кредит алырга сәләтле корбаннар белән эшли», – дип йомгаклады ул.
Караклар ешрак нинди схемалар куллана һәм аферистлар хәйләләренә ничек эләкмәскә, бу хакта сылтама буенча укырга мөмкин.