В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хокук бозучыларга карата илдән чыгару белән бәйле чараларны куллануга тыю бетерелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Бүген мигрантларга карата Россиядә коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә кертелгән вакытлы кагыйдәләр гамәлдән чыгарыла, ә атап әйткәндә, Россия Федерациясе Президентының «Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу нәтиҗәләрен бетерү чорында чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукый хәлен җайга салу буенча вакытлы чаралар турында» 2021 елның 15-нче июнендәге Указының кайбер нигезләмәләре. Әйтик, үз хокукый статусын җайга салмаган чит ил кешеләрен 1-нче октябрьдән илдән чыгара алалар.
Дәүләт башлыгы указы буенча, миграция законнарын бозган һәм Россия территориясендә яшәүнең законлы нигезләре булмаган гражданлыгы булмаган затлар вакытлыча йомшаклык күрсәтү гамәлдә булган чорда эчке эшләр органнарына үз статусын җайга салу турында гариза белән мөрәҗәгать итә алды. Шулай ук хокук бозучыларга карата илдән чыгаруга бәйле чаралар куллануны тыю да бетерелде.
Россия территориясендә законлы рәвештә булган чит ил кешеләренә һәм гражданлыгы булмаган, шул исәптән 30-нчы сентябрьгә кадәр үз статусын җайга салган затларга карата элеккечә вакытлыча булу, вакытлыча һәм даими яшәү вакыты тәмамлану, булу урыны буенча исәпкә куелу, аларны озайту өчен гамәлләр кылу зарурлыгы юк. Мондый затлар миграциягә кагылышлы дәүләт хезмәтләре күрсәтү турындагы гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Чит дәүләт белән транспорт элемтәсенә вакытлыча чикләүләр бетерелгәннән соң, РФ Хөкүмәтенең тиешле акты чыгачак, бу хакта указ белән каралган чаралар тагын 90 тәүлек гамәлдә булачак.
Агымдагы ел ахырына кадәр патентны алу һәм яңадан рәсмиләштерү документларны тапшыруның билгеләнгән вакытка һәм керү максатына карата таләпләрне исәпкә алмыйча мөмкин. Моннан тыш, ЕАЭС илләре гражданнары, визитның игълан ителгән максатына карамастан, хезмәт килешүләрен яки гражданлык-хокук килешүләрен төзү хокукын саклый. Чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүгә рөхсәте булган эш бирүчеләр, Россиягә килүнең белдерелгән максатына таләпләрне исәпкә алмыйча, чит ил гражданнарына эшкә рөхсәт бирү яки озайту өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Узган елның 15-нче мартына Россиядә булу өчен законлы нигезләре булмаган һәм агымдагы елның 30-нчы сентябренә кадәр эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итмәгән чит ил кешеләре ил территориясендә законсыз дип санала һәм административ җаваплылыкка тартылырга тиеш, дип хәбәр ителә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында.