В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел башыннан җинаятьчеләр 2 миллиард сум үзләштергән
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче август, Зилә Гайфи). Ел башыннан татарстанлылар мошенникларга 2 миллиард сум тапшырган. Республика халкына дистанцион урлаулар һәм алдаулар аша көн саен китерелгән зыян 8-10 миллион сум тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Рәмис Газимов хәбәр итте.
«Әгәр 2022 ел нәтиҗәләре буенча республикада кылынган барлык хокукка каршы гамәлләрнең дүрттән бер өлешен генә дистанцион һәм телефон аша алдау очраклары тәшкил итсә, хәзер бу өлеш 32% тәшкил итә. Ел башыннан бирле 6 айда 8 мең 800 җинаять кылынган. Дистанцион урлаулар һәм алдаулар буенча Эчке эшләр министрлыгы 2018 елдан бирле үсеш теркәгән – ул вакытта ярты ел эчендә 1,5 меңгә якын шундый җинаять кылынган», – дип искәртте Рәмис Газимов.
Шул ук вакытта 2017-2018 елларда Татарстанда үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян китерү, автомобиль урлау, талау, басу кебек җинаятьләр саны 2 тапкырга кимегән. Бу эштә ярдәм итүчеләр дип полиция видеокамералар һәм акыллы домофоннарны атый. Республикада серияле җинаятьләр теркәлми, Татарстанга гастрольчеләр шулай ук килергә теләми, дип билгеләп үтте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары. Болар барысы да тотрыклы оператив хәлне саклап калуга ярдәм итә.
Хәтта кылынган мошенниклыклар саны артуны исәпкә алып та, мондый җинаятьләрнең ачылуы арта. Әйтик, быел 1800 очрак ачылган, алар буенча 1100 кеше тоткарланган. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округы буенча беренче урында тора. Еш кына явыз ниятле кешеләрне табу өчен хезмәт командировкаларына барырга туры килә – ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре республикадан читкә 370 тапкыр чыккан, башка төбәкләрдә яшәүче 180 ләп кешене тоткарлаган.
Мошенниклар татарстанлылардан көненә 8-10 миллион сум тирәсе урлаган. Әйтик, 26 нчы июльдә генә дә полициягә республиканың 13 кешесе мөрәҗәгать иткән, һәрберсе берәр миллион югалткан. Шул ук вакытта, корбаннан урлаганнан соң, явыз ниятле кешеләр аңа шалтыратуларын дәвам итәләр, шул исәптән авыррак җинаятьләр кылу өчен дә җәлеп итәләр.
Ярты ел эчендә гражданнарның счетларына рөхсәтсез керү сылтавы белән кылынган мошенниклык өлеше 25% тан 40% ка кадәр арткан. Мондый очракларда җинаятьчеләр үзләрен банк хезмәткәре, көч структуралары органнары хезмәткәре дип таныштыра. Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: мошенниклар бер урында тормый, хәзер алар үз схемаларына полиция хезмәткәренә онлайн күчерүне керткәннәр, ул счетларга законсыз керүләрен һәм акчаны ашыгыч рәвештә алырга кирәклеген раслый. Бу очракта сөйләшүне туктатырга гына кирәк.
Мошенниклыкларның тагын 20% ы – отышлы инвестицияләр кертү, биржа сатуларында катнашу, 19% ы – интернетта хезмәт күрсәтү һәм товарларга заказ ясау, 6,5% ы – бушлай белдерүләр сайтларын кулланып (товарлар сатып алу һәм сату буенча), 3% ы «туганы бәлагә тарыган» (юл-транспорт һәлакәтендә) дигән сылтаулар белән башкарыла.
Мошенниклыкның соңгы төре буенча Эчке эшләр министрлыгы үсешне билгели.
«Бу мошенниклыкның иске төре, һәм ул кире кайтты. Шалтыратулар чит ил дәүләтләре номерларыннан җинаятьчел колл-үзәкләрдән тормышка ашырыла. Узган ел 252 шундый очрак булган булса, бу ярты ел эчендә инде 204. Кагыйдә буларак, пенсионерлар зыян күрә, алар 100 меңнән алып миллион сумга кадәр курьерларга – сокатнашучыларга тапшыра. Җинаятьләрнең 90% тан артыгын ачабыз. Быел гына да 113 кеше тоткарланган, алар Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе буенча җәлеп ителә», - дип сөйләде Рәмис Газимов. Шул ук вакытта, зыян күрүчеләргә акчаны кәгазь акчага әйләндерүче ярдәмчеләрне тоткарлаганда кире кайтарырга мөмкин.
Мошенникларның хәйләсенә яше һәм һөнәренә карамастан, барысы да эләгә, дип ассызыклады ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаять эзләү идарәсе башлыгы урынбасары. Ул 3 сәгать эчендә банкомат аша 7 миллион сум акчаны мошенникларның «куркынычсыз» счетларына күчергән бер оешманың сак системалары буенча техник директоры белән булган хәлне мисал итеп китерде. Вәзгыять җинаятьчеләрнең зыян күрүчене кредитлар рәсмиләштерергә ышандыруы белән катлаулана.
Эчке эшләр министрлыгы ТР халкын мошенниклыкның яңа төрләре турында кисәтә: җинаятьчеләр социаль челтәрләрдә лайклар өчен керем тәкъдим итә һәм дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетларны вата ала. Соңгы очракта җинаятьчеләр кәрәзле элемтә компанияләре хезмәткәрләре булып сөйлиләр һәм онлайн-кредитлар рәсмиләштерү өчен шәхси кабинетка керергә тырышалар.
«Барлык җинаятьләр шалтыратулардан башлана. Әгәр дә сез сөйләшүне вакытында туктатып, трубканы куйсагыз мошенникларның эш-гамәлләрен булдырмаска мөмкин. Бу безгә дә ачуда бурычны җиңеләйтәчәк», - дип нәтиҗә ясады ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары.
Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко