В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 15-нче мартка кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Казан музыкантлары 10-13-нче апрельдә Саратовта узачак А.Д.Селянин исемендәге тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнаучыларның II төбәкара конкурсында катнаша ала. Быел музыка фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Гаризалар балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре укучыларыннан, иҗат йортларында тәрбияләнүчеләрдән, балалар үсеше үзәкләреннән һәм мәдәният йортларыннан, урта һәм югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениеләренең 21 яшькә кадәрге студентларыннан кабул ителә.
Конкурс биш номинациядә үткәрелә: «Солистлар - тынлы уен коралларында уйнаучылар», «Инструменталь ансамбль», «Солистлар – бәрмә уен коралларында уйнаучылар», «Ансамбль – бәрмә инструментлар», «Тынлы оркестр».
Конкурста катнашу өчен 1-нче мартка кадәр dmshdui@mail.ru электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк. Конкурс шартлары һәм кирәкле документлар исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.