В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концерт Халыкара туган тел көненә багышланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). 20-нче февральдә Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә Халыкара туган тел көненә багышланган концерт узачак.
Мәдәни үзәк сәхнәсендә «Алпар» этно-төркеме, «Тамыр» төрки халыклар ансамбле, «Алым» ансамбле, «Ивушка» хоры, җырчы Гүзәл Саттарова, Shoner paul удмурт ансамбле, Тыва музыканты Сугдэр Лудуп һәм Алтай музыканты Байару Такшина чыгыш ясаячак.
Концерт 13.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр иттеләр «Мәскәү» мәдәни үзәгендә.