В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кунаклар Доменико Скарлатти, Фридерик Шопен, Арво Пярт һәм Андрей Эшпай көйләрен ишетәчәк
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 8 ноябрь көнне Изге Андрей Лютеран чиркәвендә классик музыка иҗат иткән композиторларның юбилейларына багышланган бушлай музыка кичәсе үткәрелә.
Кичәдә кунаклар өчен Доменико Скарлатти, Фридерик Шопен, Арво Пярт һәм Андрей Эшпай көйләре яңгыраячак.
Чара 18:30 сәгатьтә башлана. Концертка керү өчен әлеге сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Изге Андрей Лютеран чиркәвенең матбугат хезмәте.
Шәһәр халкын П.Лумумба урамы, 57а йорты адресы буенча көтәләр.