14:00 тә МТС музыка баш мөхәррире Денис Савельев үткәрәчәк «Музыканы тарату һәм таныту үзенчәлекләре белән танышу» лекциясе башлана. Ул стриминг платформалары өчен чыгарылышны әзерләүнең төп аспектлары турында сөйләячәк.
15:00 тә Россия электрон андеграунды вәкиле һәм Resonance Moscow лейблына нигез салучы Никита Забелин «Концептуаль альбом нәрсә ул, аны ничек булдырырга, һәм артист иҗатында идея нигә кирәк» дигән лекция белән чыгыш ясаячак.
Очрашуларга йөрү өчен махсус белем яки музыка тәҗрибәсе таләп ителми — оештыручылар бу тема белән кызыксынучыларны чакыра. Фестиваль сайтында теркәлү ачык, ләкин урыннар саны чикләнгән.
Президентның мәдәни инициативалар фонды тарафыннан хупланган «НУР» фестивале ел саен ТР башкаласында бөтен дөньядан медиа рәссамнарны, музыкантларны һәм чыгыш ясаучыларны җыя. Узган ел Казанның 17 мәйданчыгында узган чарада Россия Калининградыннан Мексиканың Плайя дель Кармен шәһәренә кадәр 70 шәһәрдән кунаклар булган. 2025 елда фестиваль 22—25 май көннәрендә узачак, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
«Нур» фестиваленең музыка лабораториясе: иртәгә казанлыларны белгечләр белән очрашуларга чакыралар
Иртәгә, 16 мартта, «Нур» халыкара медиасәнгать фестиваленең музыка лабораториясе барлык теләүчеләр өчен ишекләрен ачачак. Музыка сәнәгате белгечләре казанлылар белән стриминг платформаларында артистларны таныту һәм искиткеч яңгыраш булдыру турындагы белемнәре белән уртаклашачак.

Якшәмбе көнне «Школа 21» конференц-залында (Спартак ур., 2, 2 корпус) ике бушлай лекция узачак.

14:00 тә МТС музыка баш мөхәррире Денис Савельев үткәрәчәк «Музыканы тарату һәм таныту үзенчәлекләре белән танышу» лекциясе башлана. Ул стриминг платформалары өчен чыгарылышны әзерләүнең төп аспектлары турында сөйләячәк.

15:00 тә Россия электрон андеграунды вәкиле һәм Resonance Moscow лейблына нигез салучы Никита Забелин «Концептуаль альбом нәрсә ул, аны ничек булдырырга, һәм артист иҗатында идея нигә кирәк» дигән лекция белән чыгыш ясаячак.

Очрашуларга йөрү өчен махсус белем яки музыка тәҗрибәсе таләп ителми — оештыручылар бу тема белән кызыксынучыларны чакыра. Фестиваль сайтында теркәлү ачык, ләкин урыннар саны чикләнгән.

Президентның мәдәни инициативалар фонды тарафыннан хупланган «НУР» фестивале ел саен ТР башкаласында бөтен дөньядан медиа рәссамнарны, музыкантларны һәм чыгыш ясаучыларны җыя. Узган ел Казанның 17 мәйданчыгында узган чарада Россия Калининградыннан Мексиканың Плайя дель Кармен шәһәренә кадәр 70 шәһәрдән кунаклар булган. 2025 елда фестиваль 22—25 май көннәрендә узачак, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

2025-03-15T09:01:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.