Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.10.2022, 17:48

«Музыка зур көчкә ия»: «Казан Экспо»дагы мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында концерт узды

Ир-атларны үз чыгышлары белән «Фантазия» джаз оркестры һәм татар эстрадасы артистлары сөендерде.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче октябрь, Юлия Летникова). Татарстан мобилизацияләнүчеләре өчен «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылган җыю пунктында бүген концерт булды. Мобилизацияләнүчеләр алдында «Фантазия» джаз оркестры, ТР халык артисты Мингол Галиев, җырчы Марсель Гафиев һәм саксофончы Юрий Щербаков чыгыш ясады.

«Музыка зур көчкә ия – ул дәвалый һәм кәефне күтәрә. Үз иҗатыбыз белән без ир-егетләребезгә ярдәм итеп, аларның сугышчан рухын ныгыта алырбыз дип уйлыйм», –  диде дирижер һәм «Фантазия» оркестры сәнгать җитәкчесе Алсу Галиева.

Оркестрны һәм чакырылган артистларны ир-атлар алкышлар белән каршы алдылар һәм, композицияләрне башкарганнан соң, аларга рәхмәт белдерделәр. Концерт программасына рус һәм татар композиторларының патриотик җырлары кертелгән иде, алар арасында «Казаным», «Идел турында җыр», «Катюша», «Әгәр бөтен җир егетләре» кебек әсәрләр бар иде.

Репертуар тамашачыларның күңеленә хуш килде – алар артистларга кушылып җырладылар. Республикада мобилизацияләнүчеләрнең берсе мондый чараларның киләчәктә дә узачагына өмет белдерде. «Үзем дә музыкант, шуңа күрә концерт идеясы миңа ошады. Музыка теләсә нинди ситуациядә ярдәм итә ала, ә безнең кәефне күтәрә һәм рухи көч бирә. Концертлар алга таба да оештырылса иде», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Номерлар арасындагы тәнәфесләрдә чакырылган артистлар ир-атларга изге теләкләрен җиткерделәр. «Җырлар сезнең йөрәкләрегезне җылытыр дип ышанабыз», – дип мөрәҗәгать итте егетләргә Марсель Гафиев. Мингол Галиев шулай ук читтә калмады: мобилизацияләнүчеләр белән истәлеккә фотога төште һәм аларга җылы сүзләрен җиткерде.

Мобилизацияләнүчеләр өчен концерт «Казан Экспо»да беренче тапкыр гына үткәрелми. Кичә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында ир-атлар алдында татар эстрадасы йолдызлары һәм республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясады. Моннан тыш, 30 нчы сентябрьдә «Казан Экспо»га 200 дән артык китап китерелде, алар арасында романнар, детективлар һәм шигъри җыентыклар бар иде.

Шушы көннәрдә «Казан Экспо»га мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Биналарны карау барышында ул куркынычсызлык пунктларын, ашыгыч ярдәм бригадаларын, юыну һәм кер юу комплексын оештыру кирәклегенә игътибар итте. Аның кушуы буенча пункт территориясендә мобиль мунчалар урнаштырылды, шулай ук банк бүлекчәсе ачылырга әзерләнә. Барлык мобилизацияләнгән кешеләр дә дарулар җыелмасы, йокы кирәк-яраклары һәм пенка белән тәэмин ителәчәк.
Фоторепортаж
«Казан Экспо»дагы мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында концерт узды
Видеорепортаж
01.10.2022 16:38
«Казан Экспо»дагы мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында концерт узды
Барлык яңалыклар