Әдәбият, фән һәм музыканың үзара бәйләнеше турында лекцияләр белән Кышкы китап фестивалендә Юрий Сапрыкин, Лев Ганкин һәм Илья Ферапонтов чыгыш ясаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). 14-нче һәм 15-нче декабрьдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә узачак Кышкы китап фестиваленең лекцияләр программасы билгеле булды. Фестивальдә публицист һәм «Полка» проектының баш мөхәррире Юрий Сапрыкин, музыкаль журналист Лев Ганкин һәм N+1 фәнни-популяр басмасының баш мөхәррире Илья Ферапонтов катнашачак.
Лев Ганкин фестивальдә поп-музыкада иерархия һәм нормативларга багышланган «Белмәү оят!» лекциясен укыячак, «Тавышлар буенча йөрү» китабын тәкъдир итәчәк. Ә Илья Ферапонтов «Йолдызлы музыка: Галәмдә нәрсә һәм ничек яңгырый» лекциясендә галимнәрнең ничек космос тавышларын ишетергә һәм язарга өйрәнгәннәре һәм, йолдызларны инструментлар сыйфатында кулланып, хәтта аларны музыкага әверелдерүләре турында сөйләячәк.
Журналист Алексей Мунипов үзенең «Фермата» китабын – хәзерге заманның егерме композиторы белән заманча булу, сәнгать чикләрен ничек киңәйтү һәм заманча музыка булдыру турындагы сөйләшүләрне тәкъдим итәчәк. Музыкант һәм музыка турында белем бирү курслары авторы Ләлә Кандаурова 2020 елның юбилярын - Людвиг ван Бетховенны ничек тыңларга кирәклеген аңлатачак һәм аның таныш һәм таныш булмаган, шул ук вакытта билгеле һәм серле музыкасында иң мөһим булган нәрсәләр турында сөйләячәк. Моннан тыш, фестивальдә «Ясная октава» проектының музыкаль альбомы тәкъдим ителәчәк, анда композицияләр Ясная Полянада Лев Толстой утарында музыкантлар тарафыннан җыелган тавышлар коллекциясе нигезендә төзелгән.
Фестиваль спикерлары музыка һәм тавыш белән бәйле булган соңгы еллардагы күренешләр турында сөйләячәкләр. «Башка бүлмәләр, башка тавышлар» исеме астындагы фикер алышуда Россиядә подкастлар популярлыгының икенче дулкынына кагылачаклар - дискуссиядә «Горький» басмасы баш мөхәррире Константин Мильчин, публицист һәм «Ток» подкасты алып баручысы Юрий Сапрыкин, «Такие дела» басмасы подкастларын оештыручыларның берсе, «Маршак» китап кибетенә нигез салучы Сергей Карпов һәм «Звуки науки» подкасты авторы Илья Ферапонтов катнашачак. Тагын бер фикер алышу Россиядә музыканың төп проблемаларына багышланачак - анда музыкант Митя Бурмистров, Музыкаль инициативалар институты идарәче директоры Данил Перушев, «Шум» нәшриятының баш мөхәррире Илья Воронин һәм музыкаль журналист Лев Ганкин катнашачак.
Лекция һәм дискуссияләрдә фестиваль кунаклары ике мөһим сәнгать төренә – әдәбиятка, музыкага, шулай ук алар арасындагы кисешүләргә кагылачак. Шул ук вакытта вакыйганың төп бурычы үзгәрешсез кала: казанлыларга Россиянең заманча китап бастыру киңлеген тәкъдим итү, аларны заманча гуманитар фикернең йөзен һәм эчтәлеген билгеләүче Россия һәм дөнья әдәбиятчылары һәм фикерләре белән таныштыру.
Вакыйгалар җәдвәле smenabookfest.ru сайтында тәкъдим ителә. Фестиваль вакытында шулай ук музыкаль концертлар, кичәләр, бөтен гаилә өчен мастер-класслар булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.