Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.04.2018, 15:18

"Татарстанның музейлы язы-2018" ТР Милли музеенда Библиотөн белән башлана

Акция кунакларын концертлар, экскурсияләр, музей дәресләре, тематик мастер-класслар, нәфис фильмнар карау көтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Казанда 21 апрельдән 26 апрельгә кадәр    "Татарстанның музейлы язы-2018" бишенче республика акциясе үтә. Чара Россиядә иреклеләр (волонтер) елы һәм республикада Лев Толстой елы уңаеннан оештырыла. Бу көннәрдә ТР Милли музее кунакларын киң программа көтә: концертлар, күргәзмә проектлары, экскурсияләр, лекторийлар, иҗади очрашулар, квестлар, мастер-класслар һ.б.

21 апрельдә "Музейлы язны" "Библиотөн" - "Китап могҗизасы" ача.  Беренче көнне Сергей Михалковның 105 яшьлегенә багышланган лекция, "Фатих Кәрим. Көрәшче. Шагыйрь" нәфис фильмын карау, "XVIII гасырның сирәк китаплары артыннан сәяхәт" әдәби уены, тиз уку һәм интеллектны эстерү мәктәбеннән мастер-класс планлаштырылган. Моннан кала, халык кәсепләре эшләнмәләре ярминкәсе, уку йорты һәм китапларны сатып алырга мөмкин булган күргәзмә эшләячәк.

2 апрельдә музейда "Язгы ноталар" концерт программасы узачак, шулай ук гаиләләр өчен "Татарстан - уртак йортыбыз" балалар интерактив мәйданчыгында мастер-класслар үтәчәк.

23 апрельдә казанлылар "Ничек волонтер булырга" лекциясе тыңлый, "Балачагыбыз җырлары" электрон-музыкаль чарада катнаша, шулай ук Лев Толстой гаиләсе турында белә алалар. Музей хезмәткәрләре кунакларны "Кунак йорты тирәсендә" җәяүле экскурсиягә һәм Гарәп студентлары ассамблеясы очрашуына чакыралар.

24 апрельдә музейда Гаяз Исхакыйның 140 яшьлегенә багышланган чара үтәчәк. Казанлыларга һәм республика кунакларына "Заповедная Казань" фильмын күрсәтәчәкләр.

25 апрельдә ТР музейлары, халык кәсепләре һәи декоратив-гамәли сәнгать осталары сувенир продукция базарын киңәйтү темасына иүгәрәк өстәл оештыралар.

26 апрельдә "Татарстанның музейлы язы" "Мин - Россия гражданы! Мин - Татарстан баласы!" тантаналы чара белән тәмамланачак.

Атна дәвамында һәркем музейга бушка керә алачак. Язгы акциянең чаралар программасы сылтама буенча бирелгән. Проект турында мәгълүмат белән (843) 292-89-84 телефоны аша танышырга мөмкин.

Искәртергә кирәк, "Татарстанның музейлы язы" акциясе 2014 елдан Татарстан музейлары ассоциациясе тарафыннан ТР Милли музее инициативасы буенча республиканың Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Проект музей эше үсешенә, музейлар арасында хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен формалаштыруга, музей фондлары потенциалын ачуга, шулай ук төбәк халыклары тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыруга ярдәм итә.

Барлык яңалыклар