Программада - Спас манарасы түбәсеннән трансляция, Благовещение соборы буенча экскурсия, Кремльнең баш архитекторы белән интервью һәм башкалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). 10-16-нчы август көннәрендә «Казанский Кремль» музей-тыюлыгында популяр социаль челтәр белән берлектә оештырылган «ВКазанском Кремле» акциясе узачак. Программада - күргәзмәләр буенча онлайн-экскурсияләр һәм онлайн-квестлар, борынгы архитектура объектлары буенча видеоэкскурсияләр, музейларга, мастер-классларга, экскурсияләргә керү билетларын уйнату һәм башка бик күп нәрсәләр.
Акциягә «Казанский Кремль» Музей-тыюлыгы социаль челтәрендә кушылырга мөмкин булачак. Чаралар программасы:
10-нчы август 14.00 сәгатьтә Казан Кремленең Спас манарасы биеклегеннән, Казанның тарихи урыннары турында сөйләп, онлайн-трансляция планлаштырылган.
11-нче август 12.00 сәгатьтә «Больше, чем оружие: Кавказ и Османская империя» видеоэкскурсиясе узачак. 17.00 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Зәбиров белән интервью» подкастының икенче сериясе булачак.
12-нче август 14.00 сәгатьтә «Кошлар. Камиллек технологиясе» күргәзмәсе буенча онлайн-экскурсия узачак. 16.00 сәгатьтә - «Хакыйкатьне эзләгәндә» күргәзмәсе буенча онлайн-экскурсия.
13-нче август 16.00 сәгатьтә Благовещение соборы буенча видеоэкскурсия оештырылачак.
14-нче август 16.00 сәгатьтә «Матисс. Пикассо. Шагал...» күргәзмәсе буенча онлайн-экскурсия узачак.
15-нче август 12.00 сәгатьтә «БашНаБаш» онлайн-уены булачак.
16-нчы август 15.00 сәгатьтә «Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасында» күргәзмәсе авторы Азат Галимов белән интервью» подкастын тыңларга мөмкин булачак.
Акция кысаларында килүчеләр яңартылган QR-кодлар ярдәмендә Казан Кремленең барлык объектлары турында белә алачак, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.