Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.06.2018, 12:30

ДЧ-2018 узганнан соң Татарстанда “Казан Арена” стадионында Спорт музее барлыкка киләчәк

Ул стадионның беренче катында 1,5 мең кв. метрга якын мәйданны билиячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). “Казан Арена” стадионында FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионатыннан соң Татарстанның Милли спорт музее ачылачак. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Министр сүзләре буенча, музей стадионның беренче катында 1,5 мең кв. метрга якын мәйданны билиячәк. Бүгенге көндә ул Спорт сараенда урнашкан, ләкин анда барлык коллекцияләр өчен дә урын җитми. В.Леонов өстәгәнчә, тамашачылар экспозициядә Татарстанның профессиональ спорт клубларын да күрәчәкләр – “Рубин” ФК, “Ак Барс” ХК, “Уникс” БК, “Зенит” ВК.

Стадион территориясендә музей ачылу турында беренче тапкыр Владимир Леонов бу елның гыйнвар аенда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Министрлык коллегиясе утырышында әйтеп үтте. Ул вакытта ул яңа тенденцияләрне исәпкә алып, яңартылган музей ачарга тәкъдим итте.

Искәртергә кирәк, футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәо Россиянең 11 шәһәрендә үтәчәк. Казан ДЧ-2018 төркем этаплары матчларын кабул итә: Франция - Австралия (16 июнь), Иран - Испания (20 июнь), Польша - Колумбия (24 июнь), Көньяк Корея - Алмания (27 июнь). Шулай ук Татарстан башкаласында 1/8 (30 июнь) һәм 1/4 (6 июль) финалларының берәр уены узачак.

Барлык яңалыклар