В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Транспорт салоннарында урнаштырылган QR-кодлар ярдәмендә сирәк музей экспонатлары турында белергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь, Алинә Бережная). Казанда «Тарихка кер» проекты старт алды - 11 шәһәр маршрутының 180 автобусында QR-кодлы стикерлар барлыкка килде, аларны сканер аша үткәреп башкала халкы һәм кунаклары ТР Милли музее фондларында һәм аның филиалларында саклана торган сирәк экспонатларны күрә ала.
Җәмәгать транспорты салоннарында QR-код һәм Татарстан музейлары җыеннарыннан экспонатлар сурәтләрен өчәр стикерны күрергә була. Алар турында күбрәк белү өчен смартфон камерасын QR-кодка төбәү һәм проект сәхифәсен ачу да җитә. Казан Башкарма комитетының Транспорт буенча комитеты рәисе урынбасары Ирина Чупрова сүзләренә караганда, проект бер үк вакытта мәгариф, агарту һәм социаль өлкәләргә карый - ул халыкка да, ТР башкаласы кунакларына да кызыклы булачак. «Бу проект ТАССРның 100 еллыгына әзерләнде. Сәфәр барышында пассажирлар республика белән бәйле экспонатлар тарихын өйрәнә, фотографияләр һәм видеолар карый алачак», - дип сөйләде И.Чупрова.
Проектта барлыгы 18 экспонат тәкъдим ителгән, алар арасында - Габдулла Тукайның соңгы китабы, Муса Җәлил фотоальбомы, Якуб Чанышевның ике тапкыр трофей шашкасы, Александр Вишневскийның хирургия инструментлары, Баки Урманченың алты метрлы рәсеме һәм тагын бик күп кызыклы әйберләр бар, алар ярдәмендә пассажирлар күренекле шәхесләр турында кызыклы фактлар белә алачак. Проект авторы Антон Райхштат проектта тәкъдим ителгән барлык экспонатлар XX гасырга карый, дип сөйләде. «Танылган кешеләрнеке булган мемориаль әйберләр, шулай ук үзенчәлекле уникаль предметлар бар. Мәсәлән, Гражданнар сугышы елларында Казан Кремленә аткан пушка яки аның астында Казанда 40 мең кешеле митинглар җыелган Металлистлар берлеге байрагы. Барлык бу экспонатлар ТР Милли музее коллекциясе булып тора», - дип сөйләде А.Райхштат.
«Тарихка кер» - Казанның җәмәгать транспортында гамәлгә ашырыла торган бердәнбер проект түгел. Узган атнада шәһәр автобусларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Геройлар маршы» социаль-мәгариф проекты старт алды. Автобус салоннарында фронтта сугышкан һәм тылда җиңү өчен көрәшкән кешеләр хөрмәтенә аталган урамнар һәм тукталышлар турында кыска аудиоинформация яңгырый. «Бу проект казанлылар тарафыннан уңай кабул ителде, без алардан даими рәвештә рәхмәт сүзләрен ишетәбез. Киләчәктә дә башкала кунакларын шундый кызыклы һәм танып белү проектлары белән сөендерәчәкбез», - диде И.Чупрова.