Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.05.2020, 17:40

Казан университеты тарихы музее Татарстан уку йортлары музейлары арасында иң яхшысы дип танылды

2017-2019 елларда гамәлгә ашырылган проектлар тасвирламасы белән барлыгы 80 гариза бирелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Казан федераль университеты тарихы музее Татарстанның уку йортлары музейлары арасында иң яхшысы дип танылды.

Татарстан музейлары ассоциациясе тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Милли музее ярдәмендә оештырылган конкурс беренче тапкыр узды. 2017-2019 елларда гамәлгә ашырылган проектлар тасвирламасы белән барлыгы 80 гариза бирелгән. Конкурста экспозиция-күргәзмә һәм мәдәни-белем бирү эшчәнлеген уңышлы башкаручы, шулай ук мәгълүмат технологияләрен үстерү белән шөгыльләнүче музейлар җиңүче булды. КФУ музее белән беррәттән, җиңүчеләр арасына тагын өч ТР музее керде: «Казан Кремле» («Иң яхшы дәүләт музее» номинациясе), Апас туган якны өйрәнү музее («Иң яхшы муниципаль музей» номинациясе) һәм В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры музее («Иң яхшы корпоратив музей» номинациясе).

Казан университеты тарихы музее экспозициясе 1,5 меңнән артык экспонатны үз эченә алган. Төп бүлек фәнгә - тикшеренүләргә һәм ачышларга, университетка дөньякүләм танылу китергән фәнни мәктәпләргә багышланган. Атаклы галимнәргә, танылган чыгарылыш укучыларына, университетның илнең иҗтимагый-сәяси тормышында катнашуына зур игътибар бирелгән, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

Музейда элеккеге университет чиркәвендә урнаштырылган төп экспозициядән тыш, тарих фәннәре докторы, профессор Г.Н.Вульфсон җитәкчелегендә төзелгән мемориаль комплекс бар. Комплекс XIX гасырның икенче яртысы интерьерлары, Н.И.Лобачевский залы һәм СССР Фәннәр академиясе галимнәренең Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше турында сөйли торган «Фән оборонасы линиясе» даими бүлеге булган күргәзмә залы булган юридик факультет аудиториясен һәм актлар залын үз эченә ала.
Барлык яңалыклар