В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр октябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). Казан Кремлендә Благовещенск соборының тарих музее 14 нче октябрьгә кадәр реэкспозициягә ябылды.
Эшләр коллекцияләр тупланмаларын яңарту һәм киңәйтү өчен алып барыла, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте. Якын арада музейның яңа концепциясен караячаклар һәм раслаячаклар. Моннан тыш, учреждениенең адреслы атрибутикасы камилләштереләчәк.
Реэкспозициягә кадәр Благовещенск соборы тарихы музее кунакларны XVI гасырдан безнең көннәргә кадәр православие гыйбадәтханәсе тарихы белән таныштырды. Музейда XVI–XX гасырларга караган православие китаплары, иконалар, Казан һәм Зөя Гуриясенең беренче архиепискобы таягы, 1767 елда казанлылар тарафыннан патшабикә Екатерина II гә бүләк ителгән карета моделе һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителде.