Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.05.2023, 16:49

Татарстанның табигый тарих музее Вятканың борынгы халкы турында сөйләячәк

Килүчеләргә скелетлар, тышкы кыяфәте һәм парейазаврларның сәнгати картиналары күрсәтеләчәк

Фото: Екатерина Красуцкая

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче май). Татарстанның табигый тарих музее 24 нче майда «Вятка парейазаврлары» күргәзмәсен ачачак. Ул Киров өлкәсендә Вятка елгасында яшәгән хайваннарга багышлана, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Ел саен Вятка палеонтология музее парейазаврлар яшәгән Котельнич шәһәре территориясендә разведка һәм казулар алып бара. Анда 20 дән артык хайван төре табылган, шуларның 16 сы – фәнгә элек билгеле булмаган яңа төрләр. Бу казылмалар яхшы сакланыш белән аерылып тора.

Парейазаврларның җирле төре – Дельтавятия (Deltavjatia rossica) музейның һәм табылган урынның визит карточкасы. Болар зур су сыере кебек үсемлек ашаучы парарептилияләр булган. Яшәү вакытында озынлыгы 2,5 метрга кадәр җиткән. Парейазаврлар планетаның күп кенә төбәкләрендә урнашканнар, ләкин Дельтавятийларны Киров өлкәсендә генә табалар. Аларның казып алынган калдыкларын Кировта, Котельничта һәм Татарстанның табигый тарих музеенда яңа күргәзмәдә генә күрергә мөмкин.

Кунакларга парейазаврларның оригиналь табышлары, шул исәптән тулы скелетлар һәм әлеге хайваннарның тышкы кыяфәтен реконструкцияләү тәкъдим ителәчәк. Киров рәссамы – палеоанималист Сергей Канев картиналарында парейазаврларның сәнгатьле сурәтләре дә булачак. Кунаклар парейазаврларның яшәү рәвеше, аларның кызыклы анатомик һәм морфологик үзенчәлекләре белән танышачак.

Ачылу 11:00 сәгатькә планлаштырылган, ә экспозиция үзе 27 нче сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Барлык яңалыклар