В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Билетларның бәяләре турындагы мәгълүматны музей кассаларыннан белешә аласыз.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). 6-нчы һәм 7-нче октябрь көннәрендә Татарстанның Табигый тарих музеенда Бөтендөнья җәнлекләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узчак. Ял көннәрендә квест, викторина, төрле тамаша һәм мастер-класслар белән бай программа булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
6-нчы октябрь
10.00-16.00 – Күптөрле җәнлекләр дөньясы буенча юл күрсәткеч белән квест. Сорауларга дөрес җавап биргән иң актив катнашучыларга бүләккә календарь биреләчәк. Катнашу өчен үзең белән карандаш яисә ручка алып килү сорала.
11.00-15.00 – “Ачышлар бүлмәсе” проектын тәкъдим итү. Кунаклар җәнлекләр дөньясы турындагы күпләгән сорауларга җавап таба алачак. Микроскоп ярдәмендә экспонатлар белән якыннан танышып булачак.
11.00 – “Җәнлекләр дөньясында” музыкаль викторинасы. Һәр катнашучы үз белемнәрен тикшерә һәм җәнлекләр турында күп белемнәр ала алачак.
13.00-16.00 – “Табигый маскарад” аквагримы.
15.00 – Полимер балчыктан “Яраткан җәнлекләр” ясау буенча мастер-класс.
7-нче октябрь
10.00-16.00 – Күптөрле җәнлекләр дөньясы буенча юл күрсәткеч белән квест.
11.00-15.00 – “Ачышлар бүлмәсе” проектын тәкъдим итү. Микроскоп ярдәмендә экспонатлар белән якыннан танышып булачак.
13.00 – “Җәнлекләр һәм балалар” квиз-лекциясе.
13.00-16.00 – “Табигый маскарад” аквагримы.
13.00 – Интерактивное научное шоу “Кечкенә көя күбәләге маҗаралары” интерактив фәнни тамашасы.
14.00 – “Балык-кит” катнаш техникасында рәсем сәнгате буенча мастер-класс.
Билетларның бәяләре турындагы мәгълүматны музей кассаларыннан белешә аласыз.