Халык өйдән чыкмыйча гына экскурсияләрдә, арт-флешмобларда, мастер-классларда, мавыктыргыч квестларда һәм интерактив тамашаларда катнаша алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). «Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Музейлар төне» һәм «Музейлар көне» акцияләре кысаларында чаралар программасын әзерләде. Халык өйдән чыкмыйча гына экскурсияләрдә, арт-флешмобларда, мастер-классларда, мавыктыргыч квестларда, призлар уйнатуда һәм интерактив тамашаларда катнаша алачак.
Күпчелек мәдәни чаралар кебек үк «Музейлар төне-2020» акциясе 16-нчы майда онлайн-форматта узачак. Программа Казан Кремле музейларының социаль челтәрләрендә 18.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр үтәчәк:
18.00 - «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Музейлар төне» старты
18.15 - «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы белән «Манеж» күргәзмә залында «Яңарыш» күргәзмәсендә онлайн-экскурсия
18.00-20.00 - ислам мәдәнияте музеенда татар язуы турында танып белү һәм иҗат программасы
18.30 - Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда «БАШнаБАШ: югалган символ» интеллектуаль уены
18.30-20.00 - «Кораллар келәте» күргәзмәсе буенча «Сугышчы эзләре буенча» квест-викторинасы
19.00 - Благовещенск соборы тарихы музеенда «Аз, буки, веди» мастер-классы
19.00 - «Әлбәттә, фән!» лабораториясе. Татарстанның табигый тарих музеенда интерактив тамаша
19.30-24.00 - Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда «Вакыт символикалары» квесты
20.00-21.30 - Татарстанның табигый тарих музеенда «Табигатьтәге символлар» квесты
20.00 - Болгар музей-тыюлыгы белән «Яңарыш» күргәзмәсендә онлайн-экскурсия
20.00 - Петербургтан «Матисс. Пикассо. Шагал» күргәзмәсе кураторы белән онлайн-экскурсия
21.00 - #Непростожелезо. Артиллерия сарае музеенда «Кораллар келәте» күргәзмәсе буенча экскурсия
21.00 - «Манеж» күргәзмә залында «Яңарыш» күргәзмәсе буенча онлайн-экскурсия
21.00 - «Казан Кремленең яшерен һәм ачык символлары» виртуаль лекция-экскурсиясе
21.30 - «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Сәнгатьтә символлар» мастер-классы
22.00 - «Гыйбадәтханә интерьерында православие символикасы» экскурсиясе
22.30 - Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда «Борынгы символ тылсымы» рубрикасы
23.00 - #Изозоляция һәм «Эрмитаж-Казан» үзәгеннән бүләк уйнату флешмобы нәтиҗәләре
23.30 - «Манеж» күргәзмә залының социаль челтәрләрендә викторина һәм #МыВозрождение флешмобында катнашучылар арасында призлар уйнату
23.50 - «Матисс. Пикассо. Шагал» күргәзмәсе каталогы уйнатылышы
«Музейлар төне-2020» акциясе «Казан Кремле» музей-тыюлыгында 18-нче майда - бөтен дөньяның музейлар берләшмәсенең төп бәйрәмендә узачак. Бу көнне онлайн-экскурсияләр марафоны була, ул «Казан Кремле» музей-тыюлыгы буенча ишарәләр телендә күзәтү экскурсиясе белән тәмамланачак.
Марафонда «Вконтакте» төркемнәрендә катнашырга мөмкин:
11.00 - Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее
11.30 - Артиллерия сарае музее
12.00 - Благовещенск соборы тарихы музее
12.30 - «Манеж» күргәзмә залы
13.00 - ислам мәдәнияте музее
13.30 - «Казан Кремле» музей-тыюлыгы буенча күзәтү экскурсиясе
14.00 - Татарстанның табигый тарих музее
14.30 - «Эрмитаж-Казан» үзәге
15.00 - «Казан Кремле» музей-тыюлыгы буенча ишарәләр телендә күзәтү экскурсиясе.