Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.08.2022, 11:58

Мөслимә Латыйпова «Казанның Мактаулы гражданины» исеменә лаек булды

Мондый карарны бүген Казан шәһәр Думасы депутатлары XVI сессиядә кабул иттеләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче август, Дарья Федосенко). Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бәхетле» ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйповага Казанның Мактаулы гражданины исеме бирелде. Бүген Казан шәһәр Думасы депутатлары Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә шәһәр Башкарма комитетында узган чираттан тыш XVI сессиядә шундый карар кабул итте.

Мактаулы гражданин кандидатурасын карап тикшерүгә депутат Людмила Андреева тәкъдим итте. Ул Мөслимә Латыйпованың хезмәт биографиясе зур булуын билгеләп үтте. «Мөслимә Хәбриевна Казан үсешенә, азык-төлек тармагын һәм сәүдәне үстерүгә зур өлеш кертте», – диде Л.Андреева. Мөслимә Латыйпова 2013 елда Татарстан башкаласында Универсиаданы уңышлы уздыруда ярдәм итте. Соңыннан Бөтендөнья җәйге Уеннар мирасы шәһәрдә мәктәп туклану системасы үсешенә йогынты ясады.

Л.Андреева «Бәхетле» ҖЧҖ генераль директорының зур хәйрия эшчәнлеге алып баруын ассызыклады, аерым алганда, ул республиканың мәдәни мирасын саклауга, Болгар һәм Зөядә тарихи һәйкәлләрне торгызуда ярдәм итте.

«Аның хезмәте игътибарсыз калмады. Ул Россия Федерациясенең атказанган сәүдә хезмәткәре, күп тапкырлар югары дәүләт бүләкләре, шул исәптән Дуслык ордены белән бүләкләнде», – дип билгеләп үтте Л.Андреева аның казанышларын.

Казан шәһәр Думасы депутатлары тәкъдим ителгән кандидатураны хупладылар һәм Мөслимә Латыйповага «Казанның Мактаулы гражданины» исемен бирү турында карар кабул иттеләр.
Фоторепортаж
Башкарма комитетта Казан шәһәр Думасының чираттан тыш XVI сессиясе узды
Видеорепортаж
18.08.2022 12:04
Башкарма комитетта Казан шәһәр Думасының чираттан тыш XVI сессиясе узды
Барлык яңалыклар