Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.10.2022, 14:39

Татарстан рәссамы муралын «ФормART» стрит-арт фестиваленең финалында бәяләячәкләр

Даниил Сергеевның «Бию» әсәре өчен 23 нче октябрьгә кадәр тавыш бирергә була.

Фото: «ФормART» стрит-арт фестивале

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче октябрь). Татарстан рәссамының «Бию» муралына Идел буе федераль округының «ФормART» стрит-арт фестивале финалында бәя биреләчәк. Җиңүчене халык һәм экспертлар тавыш бирүе ярдәмендә билгеләячәкләр. Даниил Сергеев эшенә 23 нче октябрьгә кадәр тавыш бирергә була.

«Бию» муралында стилизацияләнгән татар костюмында яшь биюче кыз сурәтләнгән. Герой татар халкының күңелен чагылдыра. Кызның карашы еракка төбәлгән, бу яхшы киләчәк булдыру теләген һәм аңа омтылуны символлаштыра. Җил героиняның биюен күтәреп алган, бу ирекне, иҗатны һәм яшьлекне символлаштыра, дип хәбәр ителә фестиваль сайтында

Татарстан рәссамына тавыш бирү өчен +7(800)301-50-23 телефон номеры буенча шалтыратырга һәм тонлы режимда аның индивидуаль кодын – 4 санын җыярга кирәк. Тавыш бирүдә бер генә тапкыр катнашырга мөмкин, шалтырату бушлай.

Фестиваль нәтиҗәләре 2 нче ноябрьдә билгеле булачак. Җиңүче – 200 мең сум, көмеш призер – 150 мең сум, бронза призер 100 мең сум күләмендә грант алачак. Финалда Идел буе федераль округының төрле субъектларыннан 14 эш тәкъдим ителгән.

Барлык яңалыклар

Татарстан рәссамы муралын «ФормART» стрит-арт фестиваленең финалында бәяләячәкләр

Фото: «ФормART» стрит-арт фестивале

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче октябрь). Татарстан рәссамының «Бию» муралына Идел буе федераль округының «ФормART» стрит-арт фестивале финалында бәя биреләчәк. Җиңүчене халык һәм экспертлар тавыш бирүе ярдәмендә билгеләячәкләр. Даниил Сергеев эшенә 23 нче октябрьгә кадәр тавыш бирергә була.

«Бию» муралында стилизацияләнгән татар костюмында яшь биюче кыз сурәтләнгән. Герой татар халкының күңелен чагылдыра. Кызның карашы еракка төбәлгән, бу яхшы киләчәк булдыру теләген һәм аңа омтылуны символлаштыра. Җил героиняның биюен күтәреп алган, бу ирекне, иҗатны һәм яшьлекне символлаштыра, дип хәбәр ителә фестиваль сайтында.