В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елны төзекләндерелгән Казан ишегалларында тагын нинди кызыклы әйберләр күрергә була?
2025 елда Казанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күпфатирлы йортларның 466 йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Әлеге «үзгәреш җилләре» 100 меңнән артык казанлыга кагыла. Ишегалларында 600 мең квадрат метр асфальт-бетон өслек яңартылган, 2,5 меңнән артык терәк һәм энергияне сак тота торган 4 мең якты диодлы яктырткыч, 5 меңнән артык кече архитектура формасы куелган, 120 дән артык яңа контейнер мәйданчыгы һәм 5 мең яңа парковка урыны булдырылган.
583 квадрат метр мәйданлы иң кечкенә төзекләндерелгән ишегалды Мәскәү урамындагы 53 нче йортта урнашкан, анда 43 кеше яши. Фучик, Чишмәле, Җиңү проспектындагы 11 йортны берләштергән комплекс иң зур объект санала. (Фучик 121, 123, 125, 127, 129, Чишмәле, 11, 13, Җиңү проспекты 76, 78, 80, 84), аларда 7 меңләп кеше яши. Бу территориянең гомуми мәйданы 70 мең квадрат метрдан артык.
«Безнең ишегалды» программасы халык белән киңәшләшеп тормышка ашырыла. Шәһәр халкы төзекләндерү проектларыннан алып җиһазларны кабул итүгә кагылышлы фикер алышуларда катнаша. Һәрбер мөрәҗәгать мөмкинлекләрне исәпкә алып карала һәм җавап бирү белән тәмамлана. Бу елны халыктан барлыгы 2,5 мең мөрәҗәгать кабул ителгән. Мөрәҗәгатьләр белән эшләү индивидуаль һәм ординар булмаган чишелешләрне кертергә мөмкинлек бирә.
Ипподром урамы, 18 йорт, Качалов урамы, 84 йорт, Спартак урамы, 121 һәм 123 йортлар ишегалдында «Тылсым» тернәкләндерү үзәге карамагындагыларга уңайлы булсын өчен махсус спорт җиһазларының 8 элементы урнаштырылган. Шулай ук йорт яны территориясендә өстәмә юллар, машина кую урыннары – барлыгы 1300 квадрат метр асфальт җәелгән, 18 яктырту баганасы куелган. Битараф булмаган кешеләр көче белән чәчәк түтәлләре ясалган. Ә Муниципаль хезмәткәр көнендә биредә Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре утырткан чыршылардан аллея барлыкка килгән.
Әмирхан урамы, 41, 43, 45, 47 йортларда яшәүчеләр үтенече буенча этләрне гигиена таләпләренә туры китереп йөртү өчен республикада беренче мәйданчык төзекләндерелгән. Павлюхин урамы, 85, 87 йортларда яшәүчеләр өчен кирәкмәгән шиналарны файдаланып, балалар мәйданчыгында яңа өслек ясалган. Төзекләндерү эшләреннән соң биредә шулай ук спорт мәйданчыгы, шахмат өстәле һәм яңа яктырткычлар барлыкка килгән.
Авиатөзелеш районында Дементьев урамындагы ишегалларын төзекләндерү барышында авиация стилендә бизәкләр куелган, йортның алгы ягы самолет сурәте төшерелгән граффити белән бизәлгән. Дементьев һәм Кошевой урамнары киселешендә «Казан Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән сквер төзекләндерелгән һәм «Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыятенең күренекле җитәкчесе Борис Тихомиров хөрмәтенә бюст ачылган, «КМПО» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән предприятиедә 50 ел эшләгән җитәкче Александр Павлов хөрмәтенә барельеф куелган.
«Безнең ишегалды» программасын «Тормыш өчен инфраструктура» федераль проекты белән тәңгәлләштерү нәтиҗәсендә Серов урамында төзекләндерелә торган бульвар белән янәшә Серов һәм Блюхер урамнарындагы 8 ишегалдына яңарту эшләрен үткәрергә мөмкинлек биргән. Тулаем алганда, бульварда 2022 елдан алып барыла торган эшләр ярдәмендә 27 ишегалды төзекләндерелгән. Социаль объектларга һәм парк зоналарына җәяүлеләр юллары җентекләп эшләнгән.
Фучик, Завойский һәм Кол Гали урамнары чикләрендәге 11 нче микрорайон комплекслы төзекләндерүнең тагын бер ачык мисалы булып тора. Ул, гомумән алганда, 103 мең квадрат метрдан артык территорияне колачлый. 8 меңнән артык җирле халык өчен 60 балалар һәм спорт мәйданчыгы, яңа заманча воркаут-комплекслар һәм ял итү зоналары төзелгән. Микрорайонда яшәүчеләрнең үз теләкләре белән иске шиналарны җыю акциясе уздырылган, соңыннан әлеге эшкәртелгән чимал футбол кыры өчен резина өслек буларак файдаланылган.
«Безнең ишегалды» программасына алты төрле эш: юлларны һәм тротуарларны төзекләндерү, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, тышкы яктырткычларны кую, балалар һәм спорт җиһазларын ком өслегенә урнаштыру, контейнер мәйданчыгы булдыру, хуҗалык-көнкүреш җиһазларын урнаштыру кебек эшләр кертелгән. Эшләрне башкарганда машина кую урыннарын, яшел зоналарны, балалар мәйданчыкларын, инженерлык коммуникацияләренең урнашуын исәпкә алып, юллар һәм тротуарлар киңлеге нормативларын үтәүгә аерым игътибар бирелә.
Бу елгы программаны гамәлгә ашыру барышында 1 меңнән артык эшче һәм 150 берәмлек техника җәлеп ителгән. Сыйфатны контрольдә тоту, нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килү эшләре «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе, «Татарстан Республикасы Главинвестстрой» дәүләт казна учреждениесе республика учреждениеләре, төзекләндерү объектларына техник күзәтчелек хезмәте, Татарстан Республикасының Шәһәрләрне үстерү институты, район администрацияләре, Тышкы төзекләндерү комитеты һәм халык тарафыннан гамәлгә ашырылган.
Хәзерге вакытта 2019 елда тикшерелгән Техник инвентарьлаштыру бюросы мәгълүматлары нигезендә төзекләндерү таләп итүче Казан ишегалларының 79 проценты төзекләндерелгән.
«Безнең ишегалды» программасы менә инде алты ел рәттән гамәлгә ашырыла. Программа ярдәмендә Казанда 3,6 миллион квадрат метрдан артык асфальт-бетон өслекле 2754 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, 30 меңгә якын парковка урыны җиһазландырылган. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә башкалада яшәүче 600 меңгә якын кешенең тормышы яхшы якка үзгәргән.