Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2019, 14:18

«Водоканал» МУП «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» конкурсы призеры булды

Конкурсның федераль этабында катнашу өчен Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына 384 гариза килгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» бөтенроссия конкурсының призерлары исемлегенә керде. Казан оешмасы конкурсның «Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда җитештерү травматизмын һәм һөнәри авырулар санын киметкән өчен» номинациясендә икенче урынны алды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы 26-нчы апрельдә РФ Хөкүмәте йортында узды. Бүләкләрне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков һәм Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге президенты Александр Шохин тапшырды.

2018 елда конкурста барлыгы 2 меңнән артык оешма 16 номинация буенча катнашты. Конкурсның федераль этабында катнашу өчен Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына 52 төбәктән конкурсның төбәк этапларында җиңгән оешмалардан 384 гариза килгән.

Предприятиедә үткәрелә торган системалы эш нәтиҗәсендә җитештерү травматизмы дәрәҗәсе кимүе күзәтелә. Әйтик, «Водоканал» предприятиесе даими рәвештә хезмәт белгечләре өчен закон таләпләрен һәм яклау чараларының яңалыкларына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча укыту һәм таныштыру семинарлары үткәрә, һөнәри осталык конкурслары оештыра, методик җитәкчелек алып бара.

Конкурста катнашу «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенә актив эчке корпоратив сәясәтен, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын һәм саклауны яхшырту, социаль партнерлыкны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча казанышларын күрсәтү мөмкинлеге бирде, дип саныйлар предприятиедә.

Барлык яңалыклар