Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.10.2022, 15:54

«Метроэлектротранс» МУП: предприятие трамвайлары – 32% ка, троллейбуслар 58% ка тузган

Вячеслав Володин катнашындагы Дәүләт Думасы тыңлауларында РФ төбәкләрендә электр транспортын үстерү буенча илкүләм проектны кабул итү кирәклеге турында белдерделәр.

Фото: АДенис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче октябрь). Дәүләт Думасының парламент тыңлауларында Россия субъектларында җәмәгать электр транспортының эше турында фикер алыштылар. Утырыш Россия парламентының түбән палатасы рәисе Вячеслав Володин, Россия транспорт министры Виталий Савельев, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков катнашында узды.

Тыңлауларда шәһәр электротранспорты проблемалары кузгатылды, алар арасында күчмә составны яңарту зарурлыгы, инфраструктураның тузуы һәм финанслауның җитәрлек булмавы бар. Утырышта ассызыкланганча, федераль субсидияләүдән башка төп фондларны яңарту мөмкин түгел. Бу хакта Россиянең барлык шәһәрләрендә электр транспортының агымдагы торышын анализлау нәтиҗәләре дәлилли.

Әйтик, илдә төп электр транспорты фондларының тузу дәрәҗәсе трамвайлар буенча 62% һәм троллейбуслар буенча 70% дип бәяләнә. Экспертлар фикеренчә, 2030 елга трамвайларның 50% тан артыгын һәм троллейбусларның 80% тан артыгын алмаштыру кирәк булачак. Россиядә барлыгы 4172 трамвайны һәм 2783 троллейбусны яңартырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә шәһәр электр транспортын үстерү буенча илкүләм проект кабул итү планлаштырыла. 2030 елга кадәр кертемнәр күләме 500 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә.

Күтәрелгән проблемалар Казанның «Метроэлектротранс»ы өчен дә актуаль. Финанслау җитәрлек булмау сәбәпле, аларны үз көчләре белән хәл итә алмыйлар. Предприятие балансында – 306,5 км элемтә челтәре, шуның 125 км тузган. Капиталь ремонт 533 млн сум таләп итәчәк.

Кабель линияләре буенча да 90 км челтәрнең 35 км бик каты тузган. Капиталь ремонт үткәрүгә 211 млн сумга якын акча кирәк. 132 км трамвай юлының 70 км тузган, капремонтка 3,5 млрд сумнан артык акча кирәк булачак. Моннан тыш, 5 тяга подстанциясендә җиһазларны алыштырырга һәм 397 млн сумга реконструкция үткәрергә кирәк.

«Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанда трамвайлар буенча тузу – 32%, троллейбуслар буенча 58% дип бәяләнә. Линиягә 2007 елгы 25 троллейбус чыга, аларны шулай ук алыштырырга кирәк. Предприятие акчасына транспорт сатып алу мөмкинлеге юк. Шуңа да карамастан, юл хуҗалыгы һәм җир өсте электр транспортының энергетика хезмәтләре көн саен инфраструктураны агымдагы карап тоту буенча эшләр башкара. Эшчеләр тузган контакт үткәргечне һәм юллардагы шпалларны алыштыра, температура компенсаторлары, юл тягалары урнаштыра, сафтан чыккан кабель линияләрен торгыза һәм юлларга планлы тикшерүләр уздыра.

Барлык яңалыклар