Ул 149 участокта барлыкка киләчәк.
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче май). Казанда урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкаларга зәңгәр тамга сала башладылар. Ул 149 участокта барлыкка киләчәк.
Зәңгәр төстәге юл билгеләре муниципаль парковкаларда булырга тиеш – бу автомобильләр өчен урыннар түләүле дигәнне аңлата. Әлеге үзгәрешләр 2023 елның 1 нче мартыннан РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 6 нчы октябрендәге 1769 нчы номерлы карары нигезендә гамәлдә.
Инвалидларның транспорт чаралары өчен урыннар ак төс белән тамгаланачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.