В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урыннарны БРИКС саммитын оештыручыларның аккредитацияләнгән транспортына бирәчәкләр
Татарстан башкаласында 19-25 октябрьдә автомобиль хуҗалары, шулай ук каршеринг сервисларыннан файдаланучылар БРИКС саммиты уздырыла торган урыннар янындагы урамнарда муниципаль парковкалардан файдалана алмаячак. Бу вакытта урыннарда чараны оештыручыларның аккредитацияләнгән транспорты тукталачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
«Бу чорда машина куярга ярамый торган үзәк урамнар исемлеге бастырылачак. Эвакуатор эшләячәк, ләкин моңа кадәр җиткермәскә кирәк. Автотранспорт өчен (аккредитацияләнгәннән тыш) муниципаль парковкалар ябылачак урамнар исемлеге бар. Башка эре трассаларга килгәндә, аларда кортежлар йөрү өчен вакытлыча ябылулар булырга мөмкин», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
БРИКС саммитын уздыру көннәрендә шәһәр юлларында югары дәрәҗәдәге куркыныч матдәләр ташучы транспорт чараларының хәрәкәте һәм тукталышы чикләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, урамнарның ябык участокларында шулай ук транспорт чараларын парковкалауны чикләячәкләр.