В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш Ураза гаете белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Җомга көнне, 20 мартта, Казан халкы һәм башкала кунаклары муниципаль парковкалардан бушлай файдалана ала. Әлеге күренеш Ураза гаете белән бәйле.
Шулай ук 21 һәм 22 мартта – ял көннәрендә дә машина кую урыннары түләүсез булачак, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, Ураза гаете көнне, 20 мартта шәһәр мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспортлары иртәнге сәгать 5:00 дә йөри башлаячак.
Расписаниедәге үзгәрешләр 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75, 91 нче номерлы автобуслар; 1, 2, 12 нче номерлы троллейбуслар һәм 5, 5а номерлы трамвайлар маршрутына кагыла.
19–21 март көннәрендә Татарстан башкаласында Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри урамнарында һәм Альберт Камалиев проспектында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Әлеге күренеш «Рамазан Фест» фестивален һәм язгы Нәүрүз бәйрәмен үткәрү белән бәйле.