В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автомобильчеләрне алдагы ял көннәрендә һәм Россия көнендә парковка өчен түләүдән азат итәләр
Фото: Денис Гордийко
12 нче июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Шәһәр Башкарма комитеты карары нигезендә, бу көнне муниципаль парковкаларда автомобильчеләрдән түләү алынмаячак. 10 нчы һәм 11 нче июнь, ял көннәрендә, алар шулай ук бушлай булачак.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанда муниципаль парковкалардан файдаланучы автомобильчеләр саны 100,5 меңгә арткан. Узган елдан шәһәр халкы парковка өчен шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, шулай ук бәйрәм көннәрендә түләмәскә мөмкин. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.