Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.01.2021, 10:00

Казан муниципалитеты 2020 елда сатып алуларда 1 млрд сумнан артык акчаны янга калдырды

Торгида катнашучыларның уртача саны 13%-ка арткан.

2020 ел нәтиҗәләре буенча, Казанның Конкурентлы сәясәт һәм сатып алулар дирекциясе шәһәр бюджетына 1 миллиард сумнан артык акчаны янга калдырды. Торгига потенциаль катнашучыларны җәлеп итү исәбенә, экономиянең гомуми күләме 558 млн сум, контрактның башлангыч бәясен оптимальләштерү һәм планлаштырылган сатып алуларны анализлау буенча тәкъдимнәр хисабы 492 млн сум тәшкил итте.

Пандемия йогынтысына бәйле рәвештә, узган ел муниципаль заказчыларның сатып алулары саны 30%-ка – 799-га кадәр, ә сатып алулар күләме –11%-ка, 6,6 млрд сумга кадәр кимеде.

Субподрядчы оешмаларны җәлеп итү буенча контрактларны исәпкә алып, кече эшмәкәрлек предприятиеләрендә башкарыла торган муниципаль заказчыларның сатып алулары күләме 1,3 млрд сум тәшкил итте.

2020 елда потенциаль башкаручыларның тәкъдимнәрен әзерләү сыйфатының сизелерлек яхшыруын билгеләп үтәргә кирәк – хисап чорында торгида катнашучыларның 5,5% -ы гына кире кагылды, бу 2019 елның шул ук күрсәткеченнән ике тапкырга диярлек кимрәк. Торгида катнашучыларның уртача саны 13%-ка артты һәм 3,6 катнашучыны тәшкил итте.

Аерым сатып алулар буенча торгида, көндәшлекнең югары булуы нәтиҗәсендә, бәяне 94%-ка киметә алдылар, мәсәлән, янгын-техник минимумы буенча укытуны оештыруны сатып алу буенча 28 катнашучы гариза язды. Шәһәр учреждениеләрен рециркуляторлар белән тәэмин итү буенча сатып алуларга 45 катнашучы гариза язган. Торги нәтиҗәләре буенча товар берәмлегенең бәясе 80%-ка кимеде.

Гаризаларны карау һәм муниципаль заказчыларның торги уздыруы нәтиҗәләре буенча, бюджет акчаларын экономияләү 2,1% яки 143 млн сум тәшкил итте.

Муниципаль заказчылар арасындагы торгида экономияләүнең иң күп процентына (сатып алуларның еллык күләме 10 млн сумнан артык) Телекоммуникация технологияләре департаменты, зооботаника бакчасы, Юл хәрәкәте идарәсенең автоматлаштырылган системасы, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты һәм Мәгариф идарәсе иреште. Сатып алу мәгълүматлары буенча, бер лотка уртача 6,2 катнашучы дәгъва кылган.

Шәһәрнең унитар предприятиеләрен һәм акционерлык җәмгыятьләрен консультацияләү кысаларында, 2020 елда дирекция тарафыннан гомуми суммасы 15,2 млрд. сум булган 12601 гариза каралды. Гаризаларны карап чыгу һәм торги нәтиҗәсендә 4,4% күләмендә экономиягә ирешелде, бу 677 млн сумны тәшкил итә.

Сатып алуларны финанслауның өстәмә лимитларын бүлеп бирү кысаларында, дирекция тарафыннан 902 млн сумлык 154 проект анализланды һәм ихтыяҗлар 230 млн сумга яки 25,5%-ка киметелде.

Барлык яңалыклар