Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2026, 12:42

Сәлам, чиксез Галәм! Казанның берничә яшүсмерләр клубында Космонавтика көненә багышланган чаралар уза

Яшүсмерләр галәмгә багышланган квестта үз белемнәрен тикшереп карый ала

Марат Мөгыйнов фотосы

Татарстан башкаласында шимбә көнне, 11 апрельдә, берничә яшүсмерләр клубында Космонавтика көненә багышланган остаханәләр үткәрелә. Бу көнне яшүсмерләр гипстан ясалган эшләнмәләрне буяп, түштамга, картиналар, брелоклар һәм төнге яктырткыч җайланма ясый, квестта катнаша ала.

10:30 сәгатьтә «Арабеска» клубында (Сафиуллин урамы, 50) ультрашәмәхә сумала һәм яктырту үзлегенә ия буяулар кулланып түштамга ясау остаханәсе оештырыла. Сәгать 11:00 дә «Импульс» клубында (Айрат Арсланов урамы, 11) яшь казанлылар галәмгә очучыларның гипстан ясалган сыннарын буяу белән шөгыльләнәчәк.

Төшке аш вакытыннан соң берьюлы берничә чара үткәрелә. «Кояш нуры» (Зәкиев урамы, 25а), «Ника» (Восстание урамы, 59) һәм «Алга» (Хөсәен Мәүлетов урамы, 21) клубларында 12:00 сәгатьтә остаханәләр эшли башлый. Әлеге клубларда яшүсмерләр яктырту үзлегенә ия буяулар кулланып рәсем ясау, фетр тукымадан брелок ясау күнекмәләренә өйрәнә һәм галәмгә багышланган квестта үз белемнәрен тикшереп карый ала.

Казан яшүсмерләренә 14:00 сәгатьтә бай эчтәлекле программа тәкъдим ителә. «Зазеркалье» клубында (Декабристлар урамы, 131) пластик өслектә түштамга чигү дәресе, ә «Лазер» клубында (3 нче Кленовая урамы, 23А) өстәл теннисы турниры уздырыла. Шул ук вакытта «Свои» клубында (Степан Халтурин урамы, 11/10) галәм темасына аквагрим ясарга теләүчеләрне көтәләр. «Романтика» клубында (Химиклар урамы, 35) шәһәрлеләр «Кояш системасы» буенча агач эшләнмәләр ясап карый ала.

Иҗади остаханәләрдә катнашырга теләүчеләрне 14:00 сәгатьтә түбәндәге клубларда көтәләр: остазлар «Зенит»та (Карбышев урамы, 33) шәкертләргә кечкенә киндер тукымада рәсем ясау, «Феникс» клубында (Восстание урамы, 38) ракета рәвешендә брелок үрү, «Кеды»да (Серов урамы, 17) интерьер өчен яктырткыч ясау дәресләре оештыра. Моннан тыш, шул ук вакытта «Модуль» (Габишев урамы, 14а), «Юни» (Горький шоссесы, 43/1), «Иволга» (Рихард Зорге урамы, 72) һәм «Җәлил» (Хәйруллин урамы, 5) клубларына килүчеләргә төрле эчтәлектәге остаханәләр әзерләнә – чара кунаклары брелоклар ясау, бию, коллаж һәм мозаикалы панно ясау серләренә төшенәчәк.

Программа 15:00 сәгатьтә «Ника» клубында (Восстание урамы, 59) төнге яктырткыч җайланма ясау остаханәсе белән дәвам итә, 15:30 сәгатьтә исә «Олимпиец» клубында (Минусинск урамы, 1/2) бию дәресенә уздырыла.

Көн «Җәлил» клубында (Хәйруллин ур., 5) интерьер өчен асылмалы яктырткыч җайланма ясау остаханәсе белән тәмамлана, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе матбугат хезмәте.

Остаханәләрдә катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Алдарак Казанда яшүсмерләр клубының бердәм интернет порталы эшли башлавы хакында хәбәр ителгән иде. podrostok.tatar буларак билгеле яңа платформа шәһәрдәге «Минем Казан» дип аталган мәгълүмати порталның бер өлеше булып тора һәм әлеге чыганак ярдәмендә башкала халкы тиз арада балалар һәм яшүсмерләр өчен кирәкле түгәрәкләрне, секцияләрне таба алачак.

Барлык яңалыклар