Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2019, 09:10

«Минем беренче укытучым»: казанлылар башлангыч мәктәп һәм беренче укытучылары турында искә алдылар

KZN.RU порталы башкала халкының «мәктәптәге икенче әниләре» турындагы җылы һәм дулкынландыргыч тарихларын туплады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Алинә Бережная). Бүген илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, бу бәйрәмдә укучылар педагогларга чәчәкләр бүләк итәләр, концертлар оештыралар, ә элеккеге чыгарылыш сыйныф укучылары үз укытучыларына мәктәп еллары өчен рәхмәт сүзләрен әйтәләр. Бәйрәм хөрмәтенә KZN.RU порталы казанлыларның «мәктәптәге икенче әниләре» турындагы җылы һәм дулкынландыргыч хатирәләрен туплады.

Владимир Вавилов, ТР Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү хәйрия фонды идарәсе рәисе:

Беренче укытучым Мария Семеновна Меклер иде. Ул - көчле педагог һәм чын укытучы. Башлангыч мәктәптән ул безгә белем бирде һәм белем алуга мәхәббәт уятты. Мария Меклер укучыларда патриотлык хисе тәрбияләде – Ватанны яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтте. Моның өчен мин аңа рәхмәтле. Мария Семеновна лаеклы ялда инде, әмма укучылар аны онытмыйлар – без еш кына беренче укытучыбыз янына барабыз, мәктәп елларын, күңелле мизгелләрне искә алабыз һәм алган белемнәре һәм кыйммәтле хезмәте өчен «рәхмәт» әйтүдән туктамыйбыз.

Айнур Халиков, нефть тармагы хезмәткәре:

Минем укытучым минем туган апам - Гүзәлия Габбас кызы Мәрдәнова иде, кемдер миңа уңыш елмайган икән, дияр. Кырыс, әмма гадел – мин апаны мәктәп диварларында шулай тасвирлар идем. Туганнар булуыбызга карамастан, ул беркайчан да укучылар арасында мине аермады. Ул вакытта бу минем ачуымны китерә иде, әмма моның укытучының профессионализмы күрсәткече булуын хәзер яхшы аңлыйм.

Өченче сыйныфта булган мәзәк очракны хәтерлим. Уку дәресенә шигырь өйрәнергә кирәк иде. Дәрес алдыннан Гүзәлия Габбасовнага килеп, такта янына чакырмавын сорадым, чөнки өй эшен эшләмәгән идем. Дәрес башланды. Мин тыныч хәлдә, такта янына чыгармаячакларына ышанып утыра идем. Укытучым минем фамилиямне беренче булып атагач, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Мин ул вакытта аңа бик үпкәләдем, аның каравы, соңыннан һәр дәрескә җентекләп әзерләндем, укытучыга минем өчен оят булуын теләмәдем.

Гүзәлия Габбасовнаны бөтен сыйныфыбыз һәм укучыларның әти-әниләре хөрмәт итә иде. Ул мактый да, орыша да белгән намуслы укытучы иде. Нәкъ менә ул кечкенәдән намуслы, гадел булырга, кылган гамәлләребез өчен җавап бирергә һәм намус белән яшәргә өйрәтте.

Безнең гаиләбездә Укытучылар Көне - төп бәйрәмнәрнең берсе. Мин кырыс, әмма гадел апамның укучысы булуым белән горурланам.

Рөстәм Гафаров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары:

Казанның 117-нче номерлы мәктәбенең 1 «Б» сыйныфының беренче укытучысы Галина Иосифовна Пахомова булды. Ышанып әйтә алам, ул минем киләчәгемне һәм сыйныфташларымның киләчәген билгеләде. Аның уникаль сыйфаты бар иде, ул кешеләрне тоемлый, киләчәктә кем булачагын җиңел генә билгели ала иде. Әлеге «алдан әйтү»нең кыйммәтен мин олы тормышта аңладым.

Күңелле мизгелләр дә аз булмады. Дәресләрдә кара тутырылган каләмнәр белән язганда бармаклар һәм кулларның шәмәхә төскә кергәнлеген хәтерлим. Әмма без барыбыз да тырыштык, чөнки Галина Иосифовна дәресеннән бишле алуы бик авыр иде. Әмма укытучы «бишле» куйган көннәрдә, бәхетнең чиге булмады. Өстәвенә, яхшы билгеләр өчен дәфтәрләр өчен матур тышлыклар да бирәләр иде.

Әлфия Вәлиева, «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды директоры:

Беренче укытучым - Алсу Нигъмәт кызы Сәхиева. Казанның 17-нче номерлы мәктәбендә сыйныфыбызга аның беренче чыгарылышы булу бәхетенә ирешү насыйп булуы белән горурланам! Яшь, матур, игелекле, шул ук вакытта таләпчән Алсу Нигъмәтовна минем өчен һәрчак хыялланган олы апам кебек булды.

Алсу Нигъмәт кызы ярдәмендә без фән нигезләрен генә түгел, ә бәһасез тормыш дәресләре дә алдык. Ул безгә генә түгел, сыйныф тормышында актив катнашкан әти-әниләребезгә дә якынаю юлын таба белде.

Нәкъ менә Алсу Нигъмәт кызы дөньяга караш һәм әхлакый кыйммәтләремне формалаштыруда мөһим роль уйнады. Үз һөнәренә тугры булганы өчен ул бик күп исемнәргә, шул исәптән Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек булды. Хәзерге вакытта беренче укытучым һөнәри эшчәнлеген дәвам итә, мәктәп бусагасын атлап кергән күп кенә яшь педагогларның остазы булып тора.

Укытучылар көне алдыннан Алсу Нигъмәт кызына, шулай ук барлык укытучыларга чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм.

Алман педагогы А.Дистрервег әйтүенчә, «мәктәптә иң мөһим күренеш, иң гыйбрәтле предмет, укучы өчен иң тере үрнәк - укытучы үзе».

Ирина Гаврилова, контент-менеджер:

Мин Казанның 36-нчы номерлы гимназиясендә укыдым, минем беренче укытучым Светлана Николаевна Ткаченко иде. Аның ярдәме белән мәктәп минем өчен икенче йортка, ә сыйныфташларым абый-апаларыма әверелде. Светлана Николаевна күңелен биреп эшләүче укытучы иде, ул безнең сыйныфны берләштерә алды, безне зур һәм тату гаилә итте. Мин әле дә сыйныфташларым белән аралашам.

Светлана Николаевна безнең барлык проблемаларыбызны да үзенеке сыман кабул итте. Мәктәпне тәмамлагач, мин еш кына беренче укытучыма кунакка килә идем. Хәтерлим әле, әтине югалтуым турында сөйләдем, ул бу яңалыкны шәхси фаҗига буларак кабул итте һәм хәтта елап та алды.

Борис Менделевич, Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты:

Сыйныф җитәкчесе Лидия Ивановна Колемасова безнең өчен икенче әни булды. Зирәк, уйчан, сизгер һәм бик мөлаем, ул тыйнак һәм тыныч тавыш һәм гади тел белән катлаулы әйберләрне җиңел аңлата белә иде. Ул аргументлар таба, кызыксындыра һәм үзе артыннан алып бара белә иде. Дәресләрдән соң ул кайчагында мине калдыра иде, һәм без берәр нәрсә турында бик озак фикер йөртә алдык, чөнки ул һәрвакыт теманың асылын ача белә иде.

Сыйныф җитәкчелегеннән тыш Лидия Ивановна география дәресләрен дә алып барды. Аның һәр дәресе кабатланмас булды: биредә иҗади өй биремнәре дә, карта белән эшләү дә, һәм башкалар да булды. Нәкъ менә Лидия Ивановна сәяхәтләргә, яңа һәм билгесез нәрсәләрне өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләде. Интернет бөтенләй булмаган вакытта, без хәтта кайчандыр анда бара алырбыз дип хыялланмаган да илләр турында күп нәрсә белдек. Һәм хәзер, инде үсеп җиткәч, үзем өчен яңа шәһәрләр һәм илләрне ачканда, мин нәкъ менә шул география дәресләрен искә алам!

Сергей Юшко, КНИТУ (КХТИ) ректоры:

Беренче укытучым Нина Евгеньевна иде. Ул миңа җаваплылык һәм үземә карата эчке таләпчәнлек хисе тәрбияләгән педагог булып истә калды. Бу сыйфатлар звено җитәкчесен – сыйныф лидерын сайлау вакытында аеруча ачык күренде. Укытучы миңа ышаныч хисе сеңдерде, һәм мин үзем теләгән вазифамны алдым.

Нина Евгеньевна миндә фәннәргә, яңалыкка мәхәббәт тәрбияләгән, белем дөньясын ачкан беренче педагог булды. Тырышлыгы һәм сабырлыгы өчен укытучыма рәхмәтлемен.

Александра Любимова, табиб:

Беренче укытучым Светлана Валентиновна Низамова, иҗади шәхес иде, һәр дәресне креатив үткәрде, укыту методикаларын кулланды, беркайчан да тавышын күтәрмәде, үз балаларына караган кебек карады. Шуңа күрә сыйныфташларыбыз белән мәктәпкә бик тиз ияләшкәнбездер. Ул безгә кечкенәдән матурлык хисе сеңдерде. Без дәрестән тыш вакытны Светлана Валентиновна белән үткәрергә ярата идек – музейларга, спектакльләргә, төрле күргәзмәләргә йөрдек.

Светлана Валентиновна һәр укучыга якын килә белә, гаеп эзләми иде. Ул безне һәр кешенең уникаль булуын аңларга өйрәтте.

Яңа елга без һәрвакыт мәктәп спектакльләре куйдык һәм Светлана Валентиновна бәйрәмдә катнашуга һәр укучыны җәлеп итте. Беренче мәктәп елларым шундый җылы һәм өйдәгечә мохиттә узды.

Дарья Санникова, Туризмны үстерү комитеты директоры:

Минем беренче мәктәп укытучым һәм тормышка өйрәтүчем әбием Эльвира Христиановна Асякина булды. Ул бик акыллы һәм белемле иде. Тик аның ярдәмендә генә уку миңа җиңел бирелде – мин мәктәпне алтын медаль белән, ә университетны кызыл диплом белән тәмамладым.

Балачакта аның белән бик күп укуыбызны хәтерлим. Эльвира Христиановна миңа һәрвакыт мәктәптән бишлеләр белән генә кайт, дия иде.

Әби кечкенәдән этикет кагыйдәләренә өйрәтте, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Ул минем өчен үрнәк, киләчәктә аннан алган барлык белемнәремне балаларга да җиткерәсем килә.

Дмитрий Дементьев, төзүче:

Инде 21 ел узды, ә мин әле дә мәктәмтә үткән беренче көнемне хәтерлим. Әни кичтән ак күлмәкне үтүкләп куйды, мин беренче тапкыр костюм, кара туфли кидем, кулыма розалар бәйләме алдым һәм ышанычлы адымнар белән мәктәпкә киттем. Сыйныфта мине ул – сыйныф җитәкчем Елена Павловна Воловник каршы алды. Нигәдер ул миңа шунда ук ошады - зифа буй, кыска чәч һәм игелекле карашлы күзләр.

Елена Павловнага барлык малайлар да гашыйк иде һәм яшерен генә аңа мәхәббәт хатлары җибәрәләр иде. Ул гел елмая һәм ачык йөзле була иде, кайчандыр моңсулануын хәтерләмим.

Безнең сыйныфыбызүз бик тату булды, үз гореф-гадәтләребез бар иде, һәм монда укытучының да өлеше зур. Без һәрвакыт сыйныфта туган көннәрне тәм-томнар һәм төрле конкурслар белән билгеләп үттек. Ә Елена Павловна безне сизгер булырга һәм беркайчан да иптәшләрне бәладә ташламаска өйрәтте. Шулай итеп, сыйныфта берәребез авырганда, без барыбыз да аның янына килеп йөрдек.

Беренче укытучым үзе турында бик җылы хатирәләр калдырды, мин әле дә мәктәп фотоларын сагынып карыйм.

Сергей Миронов, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы:

Беренче укытучым Елена Евгеньевна иде. Ул Казанның 113-нче номерлы мәктәбенең 1«З» сыйныфында укытты. Без аның беренче сыйныфы идек. Яшь, игелекле һәм зыялы педагогыбыз институтны тәмамлаганнан соң ук килде һәм безне намуслы, гадел кешеләр итеп тәрбияләү өчен барысын да эшләде.

Елена Евгеньевна безне үз гамәлләребез өчен җавап бирергә өйрәтте. Хәтерлим әле, үземә журналда үзем билге куйдым, төгәлрәге, начар тәртибем өчен куелган «2»не «4»кә төзәттем. Әлбәттә, бу гамәл сизелмичә калмады. Елена Евгеньевна болай эшләргә ярамаганлыгын аңлатты. Беренче карашка, бик үк әһәмиятле булмаган очрак минем хәтеремдә уелып калды, ул һәрвакыт намус һәм горурлык белән эш итәргә кирәклеген искәртеп торды.

Әхлакый нигезләр һәм дөрес тормыш принципларыннан тыш, Елена Евгеньевна һәрберебез үз гомеренә күчергән гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен үз үрнәгендә күрсәтте. Әйтик, мисал өчен, дәрестән тыш дәресләргә аның ире килә иде һәм без барыбыз бергә танып-белү уеннары, әдәби әсәрләр уку һәм гитара астында җырлар җырлау белән вакытны уздырдык.

Елена Евгеньевнага акыллы киңәшләре һәм үгет-нәсыйхәтләре, безгә, яшь укучыларга сеңдергән дөрес фикерләр һәм инанулар өчен, шәхесләр буларак үсешебезгә старт бирүе өчен зур рәхмәт әйтәсем килә.

Лина Зиннәтуллина, журналист:

Беренче укытучым - Таисия Петровна Михайлова. Мин аның белән танышкач, безгә - Казанның 7-нче гимназиясенең 1«А» сыйныфы укучыларына - барысыннан да күбрәк уңыш елмайганын аңладым. Ул шундый мөлаем, якты һәм яшь иде. Безнең сыйныф аның белән чын гаиләгә әверелде, ә ул – безнең икенче әниебез сыман булды. Соңрак Таисия Петровнаның авыр язмышы турында белдек – ул фаҗигале шартларда әнисен югалткан. Шуңа да карамастан, аның үзендә шулкадәр мәрхәмәтлек саклавына һәм шундый ачык булып калуына сокланам. Ул бу сыйфатларга безне дә өйрәтте.

Безнең чыгарылыштан соң Таисия Петровна безне кабат гаҗәпләндерде: ул австралия кешесенә кияүгә чыкты һәм балалары белән бергә башка кыйтгага күченеп китте. Минем өчен беренче укытучы - үз тормышымны үзгәртергә бервакытта да соң булмавының иң яхшы үрнәге.

Марсель Миннебаев, менеджер:

Мәктәп - белем бирү генә түгел, ә шәхесне әхлакый тәрбияләү урыны да. Иң югары кыйммәткә ия дәресләрнең берсен миңа 98-нче номерлы мәктәпнең беренче сыйныф укытучысы Гөлнара Фирдәвес кызы Җәләлетдинова бирде. Ул бик зирәк педагог иде.

Безнең сыйныф икенче катта урнашкан иде, икенче дәрестән соң без укытучылар белән бергә төшке ашка төшә идек. бер көнне сыйныфташларымның берсе икмәкне идәнгә төшерде. Гөлнара Фирдәвес кызы кисәтү ясады һәм икмәк пешергән вакытта башкарылган титаник хезмәт турында сөйләде. Ул чакта мин, яшь булуым сәбәпле, ипине идәнгә ташлауның яхшы гамәл түгеллеген генә сеңдердем. Хәзер укытучының кешеләргә һәм аларның хезмәтенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт дәресе биргәнлеген аңлыйм.

Андрэс Энтальцев, оператор:

Минем беренче укытучым Галина Павловна Адаленова исемле иде. Ул талантлы педагог иде, ул һәр укучыга якын килү юлын таба белде. Игелекле булуына карамастан, Галина Павловна таләпчән укытучы иде, моның өчен бөтен сыйныф аны хөрмәт итте.

Мин матур язу дәресләрен яхшы хәтердә калдырдым. Укытучының сизгер күзәтүе астында мин тырышып, һәр хәрефне төгәл итеп яздым. Минем дәфтәремне, мисал буларак, бөтен сыйныфка күрсәтәләр һәм хәтта укытучылар бүлмәсенә дә алып баралар иде.

Матур язу күнекмәсен мин бүгенге көнгә кадәр саклап калдым, һәм бу беренче укытучының казанышы. Ул бездә тырышлык һәм үзебезгә карата таләпчәнлекне тәрбияләде.

Евгений Колесников, УНИКС баскетбол клубы сакчысы:

Ходай биргән укытучы , олы йөрәкле кеше. Озак вакытлар узгач, намуслылык, гаделлек, якыныңа мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек, укуга, төгәл фәннәргә мәхәббәт һәм башка бик күп уңай сыйфатларга нигез салып, аның нинди титаник хезмәт башкаруын аңлыйсың. Һәм болар барысы да бер исемдә чагыла – минем беренче сыйныф җитәкчем – Зәбирә Таһит кызы.

Тормышымда истә калырлык һәм якты дәресләрнең берсен миңа нәкъ менә Зәбирә Таһит кызы бирде. Бервакыт, башлангыч сыйныфта укыганда, мин мәктәпкә бармый калырга булдым һәм әти-әниемә сыйныф җитәкчесе дәрестән үземне начар хис итүем аркасында азат итте, дип хәбәр иттем. Әмма әти-әнием мәктәп директорына хәлне аңлатуны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Директор кабинетында сыйныф җитәкчесе бу мәгълүматны расламады һәм дәресләрдә катнашмавымны белдерде. Оят һәм өметсезлек хисен кичерүемне хәтерлим, әмма төп сүзләрне икенче көнне ишеттем. Дәресләр арасындагы тәнәфестә Зәбирә Тагитовна миңа килеп, эндәште: «Бу сүзләрне гомер буена хәтердә тот һәм кабул ит: ялган, беренче чиратта, сине үзеңне җимерә. Бер тапкыр алдагач, алга таба кем сиңа ышаныр?»

Барлык яңалыклар